ТРның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары Ассоциациясенең XVII съезды булды

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе
ТРның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары Ассоциациясенең XVII съезды булды
Өченче февральдә Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасының фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары Ассоциациясенең XVII съезды булды.
Анда хуҗалык итүнең кече формаларының узган елгы эшенә йомгак ясалды. Үзләрен яхшы яктан күрсәткән КФХлар ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТРның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары Ассоциациясе рәхмәт хатлары һәм башка бүләкләр белән бүләкләнде.
Алар арасында безнең фермерлар – Гафур Зарипов һәм Роза Исхакова да бар иде. Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексына зур өлеш керткәннәре, озак еллар намуслы хезмәтләре һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә югары җитештерү-икътисади казанышларга ирешкәннәре өчен аларга “Атказанган фермер” исеме һәм медале бирелде.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International