Кече Елга авыл җирлеге Советының отчет утырышы

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе
Кече Елга авыл җирлеге Советының отчет утырышында район башлыгы Михаил Афанасьев катнашты. Гражданнар җыены кысаларында ул җирле җитештерү товарларын һәм продукциясен карады.
2016 елдагы эшчәнлек турында отчет һәм 2017 елга бурычлар белән җирлек башлыгы Лилия Кыямова чыгыш ясады. “Кече Елга авылы үсештә, мин монда туган җиргә булган караштан канәгать. Монда хезмәт сөючән һәм җаваплы кешеләр яши, шуңа күрә сезне алга таба бары алгарыш кына көтә”, - дип йомгаклады Михаил Афанасьев.
Гражданнар җыенында авыл кешеләре район башлыгына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Мәсәлән, җирлектә яшәүчеләр балалар өчен спорт тренеры табу үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр. Район башлыгы шунда ук физкультура хезмәткәре өчен ставка табу буенча җаваплы органнарга күрсәтмә бирде. Михаил Афанасьев Кече Елганың озак көтелгән вакыйга алдында торуын билгеләп үтте: авыл клубына капиталь ремонт ясау. Отчет утырышы тәмамланганнан соң ул җаваплы хезмәтләр җитәкчелеге озатуында мәдәният йортын карады. Моның барышында алда торган ремонтның мөһим моментлары билгеләнде. Отчет сессиясендә район башлыгы авыл кешеләренә бүләкләр тапшырды.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International