Столбище авыл җирлеге Советының отчет утырышы

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе
Столбище авыл җирлеге Советының отчет утырышында район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТРның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты. Моның алдыннан алар җирле предприятиеләр һәм осталар продукциясе күргәзмәсе экспозициясен карадылар.
2016 елдагы эшчәнлек турында отчет һәм 2017 елга бурычлар белән җирлек башлышы Владимир Михеев чыгыш ясады. Район башлыгы Михаил Афанасьев Столбище һәм Усадының республика башкаласы Казанга бик якын урнашкан уникаль торак пунктлар булуын билгеләде. “Монда яшәүчеләрнең авылны төзекләндерүгә таләпләре бик югары, алар үзләре өчен мөмкин булганча уңайлы һәм җайлы шартларда яшәргә телиләр. Без моны эшли алабыз. Җирлек киңәя, халкы ай саен арта һәм хәзер безнең өчен иң мөһим бурычларның берсе – мәктәп һәм балалар бакчасы төзү. Столбище поселогында спорт-ял үзәге төзү теләге бар, анда бер үк бинада спорт белән дә шөгыльләнергә, вакытны файдалы үткәрергә дә мөмкин булыр иде. Боларның барысына да ирешергә була”, - диде Михаил Афанасьев. ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин җирлекне искиткеч киләчәк көтүен билгеләде, шуның өстенә монда шактый эре предприятиеләр урнашкан һәм аларның саны көннән-көн арта бара.
Аннан соң Михаил Афанасьев авыл кешеләрен бүләкләде. Авыл хезмәтчәннәре район җитәкчелегенә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеге алды. Утырышта катнашучылар социаль әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәме өчен Михаил Афанасьевка рәхмәт белдерделәр.
 
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International