Лаеш районы “Әти-әниләр тарафыннан БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясендә катнашты

2017 елның 7 феврале, сишәмбе
Лаеш районы “Әти-әниләр тарафыннан БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясендә катнашты.
Лаеш шәһәренең 2нче мәктәбендә Лаеш районы җитәкчеләре рус теленнән БДИ тапшырды. “Әти-әниләр тарафыннан БДИ тапшыру көне” акциясендә район башлыгы Михаил Афанасьев, мәгариф идарәсе начальнигы Эльмира Абутдинова, финанс-бюджет палатасы рәисе Елана Галиева, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Виктор Тябин, район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров, Кече Елга авыл җирлеге башлыгы Лилия Кыямова, Сокуры авыл җирлеге башлыгы Анатолий Новиков, ЛТЭТ директоры Павел Кореев, Лаеш үзәк район хастаханәсенең баш табибы Елена Коробова, 1нче гимназиянең математика укытучысы Наталья Ефремова (кызы Лаеш шәһәренең 1нче гимназиясендә укый) катнашты. Акция үткәрүнең төп бурычы әти-әниләр җәмәгатьчелеген бердәм дәүләт имтиханнары тапшыру процедурасы белән таныштыру.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International