Лаеш спортчысы Россиянең иң яхшы 15 спортчысы арасына керде

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе
Лаеш спортчысы Россиянең иң яхшы 15 спортчысы арасына керде. 2017 елның 30 гыйнварыннан 5 февраленә кадәр Яшел Үзән шәһәрендә 2000 елгы егетләр һәм кызлар һәм аннан яшьрәкләр арасында (18 яшькә кадәр) авыр атлетика буенча Россия беренчелеге үтте.
Көч сынашырга Россиянең барлык почмакларыннан спортчылар килгән иде. Әлеге ярышта Лаешның балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Константин Миронов чыгыш ясады. 77 кг авырлык категориясендә аның белән бергә Россия төбәкләре, өлкәләре һәм федераль округларыннан иң яхшы авыр атлетлар катнашты. Анда Константин 13 урын алды. Спортчының тренеры Вугар Алиев.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International