15 февральдә совет шагыйре М.Җәлил тууга 111 ел тула

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе
15 февральдә М.Җәлил - Татарстаннан совет шагыйре тууга 111 ел тула. Үзәк китапханәдә герой шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына багышланган “Жизнь – песня» китап күргәзмәсе оештырыла. Җәлил тормыштан иртә китә, әмма күп нәрсә әйтергә өлгерә. Аның батырлыгы сыгылмас ихтыяр, үз халкыңны чиксез ярату символы булды. Шагыйрьнең исеме хәзер илебез чикләреннән читтә дә билгеле. Аның эзләре сугыш юлларында югалып калмады. Ул Ватанына кире кайтты. Батырлык һәм талант бергә үрелде. Муса Җәлилнең Советлар Союзы Герое исеменә лаек булуы, ә иҗатының Ленин премиясе белән билгеләнүе очраклы түгел. Ул үз шигырьләрендә, замандашларының хәтерендә яши.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International