15 февраль – совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне

2017 елның 10 феврале, җомга
15 февраль – совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне. 10 елга сузылган, 1979 елдан 1989 елга кадәр дәвам иткән Әфган сугышы – хәзерге Кораллы көчләр оешу этапларының берсе булды. Рәсми мәгълүматлар буенча, совет гаскәрләренең югалтулары 50 мең кеше тәшкил итте, аларның 14 меңе һәлак булды. Әле йөрәкләрдә яралар яңа булганда тарих турында сөйләү кыен, әмма моның турында дәшми калырга ярамый.
Үзәк китапханәдә Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көненә багышланган “Из пламени Афганистана” китап күргәзмәсе оештырыла. Анда әлеге тарихи факт турында әдәбият белән җентекләбрәк танышырга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International