Безнең спортчы Казанда иң яхшысы булды

2017 елның 13 феврале, дүшәмбе
Казанда кумитэ буенча Казан шәһәре беренчелеге һәм чемпионат үтте. Анда Имәнкискә мәктәбеннән 6 сыйныф укучысы Айдар Малюков 1 урын алды. Спортчыбызны җиңүе белән котлыйбыз!
Кумитэ – японлыларның сугыш сәнгате атамасы, ул үз эченә татамида көрәшнең бар төрләрен ала (тренировка, ярыш, аттестация), ката һәм кихон белән беррәттән, хәзерге каратэның төп бүлекләренең берсе булып тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International