Җиңү паркында – митинг

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе
15 февральдә Лаеш шәһәренең Җиңү паркында совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстаннан чыгаруның 28 еллыгына багышланган митинг булды.
Монда килгәннәргә сәламләү сүзе белән район башлыгы Михаил Афанасьев, район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Виктор Воробьев, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Рашат Булатов, сугышчан хәрәкәтләр ветераны Сергей Косырев мөрәҗәгать иттеләр. Митингта әфган сугышында катнашканнар, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары һәм әфган сугышында катнашып һәлак булганнарның гаиләләре катнашты.
Монда килүчеләр сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаганнарны искә алдылар, һәйкәлгә венок һәм чәчәкләр салдылар. Аннан соң хәрби комиссар Александр Афанасьев социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән бергә әфган сугышында һәлак булганнар һәм әфган сугышы инвалидлары гаиләләрендә булдылар, аларга район башлыгы Михаил Афанасьевтан финанс ярдәме тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International