Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Лаеш төененең инженер челтәрләрен проектлау һәм төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Очрашуда катнашучылар проект-смета документациясен һәм Лаеш төене территориясен планлаштыру проектын әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Волонтерлар Росстатка 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр узачак Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдә ярдәм итәчәкләр. Ирекле ярдәмчеләрне теркәү 30 сентябрьгә кадәр ачык.
Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр узачак
Ил халкы исәпкә алу кәгазьләрен 2021 елның 15 октябреннән 8 ноябренә кадәр дәүләт хезмәтләре порталында мөстәкыйль рәвештә тутыра ала.
Бөтенроссия халык санын алуның якынча нәтиҗәләре 2022 елның апрелендә ясалачак, ә исәпкә алуның ахыргы нәтиҗәләре киләсе елның дүртенче кварталында чыгарылачак һәм рәсми рәвештә басылып чыгачак.
10, 11, 12 сентябрь сәг.11:00дә Бөтен дөнья “Татарча диктант” белем тикшерү акциясендә катнашачак.
Акциянең максаты – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру.
Лаеш районында 2004 елда Бесланда булган фаҗигале вакыйгалар корбаннары истәлегенә багышланган чаралар уза.
Бу көннәрдә бөтен ил Бесландагы террорчылык акты корбаннарын искә ала.
Район башлыгы Илдус Зарипов Дятлово авылында «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруның барышы белән танышты.
Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов бүген Лаеш районының Сокуры авылында яшәүче Низамовлар гаиләсендә булды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика программасы кысаларында Лаеш районының Сокуры авылында яшәүчеләр өчен социаль газ кертү буенча челтәр газын җибәрү тантанасында катнашты. Чарада шулай ук идарә рәисе урынбасары - «Газпром» ГАҖ департаменты башлыгы Олег Аксютин һәм «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов катнашты.
Россия Федерациясе Президентының 2021 елның 24 августында кабул ителгән “Пенсия алучы гражданнарга бер тапкыр бирелүче акчалата түләү турында”гы Указы яктылыгында даими рәвештә Россия Федерациясе территориясендә яшәп, 2021 елның 31 августына пенсия алучы гражданнарга 2021 елның сентябрендә 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча түләнәчәк. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе хәбәр итә.
Россиянең Үзәк Банкы «Финанс культурасы» сайтын эшләтеп җибәрде, ул кешеләргә катлаулы финанс темаларын гади сүзләр белән аңлатырга мөмкинлек бирә. Болар барысы да сайтта сылтама буенча урнашкан https://fincult.info/