Татарстанда төбәк мәгариф сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып полилингваль белем бирү комплексларын төзү тора. Татар, рус һәм инглиз телләрендә предметларны өйрәнүне күздә тоткан «Адымнар» проекты идеологиясен республиканың барлык белем бирү оешмаларына таратырга телиләр.
Татарстанда өченче ел рәттән чит илләргә азык-төлек чыгару арта бара. 2020 ел нәтиҗәләре буенча республика чит илләргә 273 млн долларга азык-төлек чыгарган.
Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте.
2020 елда тулай территориаль продукт 29,5 млрд. сум тәшкил иткән. Район предприятиеләре тарафыннан 47 миллиард 14 миллион сумлык сәнәгать продукциясе төяп озатылган, үсеш-36%. Әлеге саннарны бүген йомгаклау сессиясендә Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов җиткерде. "Күп кенә кыенлыкларга карамастан, без район предприятиеләре һәм оешмаларының өзлексез эшен тәэмин итә алдык", - дип ассызыклады ул. 2020 ел өчен республика муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеше рейтингында Лаеш муниципаль районы шәһәр һәм авыл җирлеге булган муниципаль районнар арасында 4 нче урынны алып тора.
Лаеш районы мәктәпләренең 100% - ы шахмат зоналары белән тәэмин ителгән. Бу «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру һәм «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге комиссиясе инициативасы белән оештырылган махсус проект ярдәмендә мөмкин булды.
20 яңа зонаны ачу тантанасы бүген ТР премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов катнашында узды.
Лаеш районы мәктәпләренең 100% - ы шахмат зоналары белән тәэмин ителгән. Бу «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру һәм «Бердәм Россия»партиясенең Татарстан бүлеге комиссиясе инициативасы белән оештырылган махсус проект ярдәмендә мөмкин булды.
Бүген Лаеш шәһәренең Җиңү паркында сугышчы-интернационалистларны искә алдылар. Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Новиков һәм хәрби комиссар Александр Афанасьев катнашты.
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне – эшләми торган бәйрәм көн булып санала.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 2021 елның 17 февралендә эшмәкәрләр өчен «Ачык ишекләр көне» үткәрә.
Татарстанда Covid-19авыруының яңа очраклары арту темпы 0,4%ка кадәр кимегән. Ил күләмендә республика шулай ук уңай позицияләрнең берсен били. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Лаешта 2020 елга йомгак ясадылар. Хисап сессиясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов һәм Прокурор Юрий Марасов катнашты.
Төп доклад белән Лаеш шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Арефьев чыгыш ясады.