ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2020 ел
җомга

Иртәгәдән башлап 17.00 сәгатьтә Татарстанда кур киек кошларына җәйге-көзге ау сезоны ачыла, бу хакта ТР Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күп функцияле үзәкләр офислары аша "Мобиль сайлау" механизмыннан республиканың 416 кешесе файдаланган инде. Татарстанлыларның алдагы тавыш бирү өчен уңайлы участок сайлау өчен тагын 4 көне бар: гаризаларны кабул итү киләсе сишәмбе, 8 сентябрьдә төгәлләнәчәк.

ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары хәбәр иткәнчә, киләсе атна башында Татарстанда эссе һава торышы булачак.

Узган 10 ел эчендә республика икътисады 28% тан артык үсте. Төбәкнең икътисади казанышлары, гади татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен күтәреп, дистәләгән социаль программаларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Бу хакта онлайн-эфир вакытында Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика идеологиясенең төп элементлары турында мәкалә язды. Ул ассызыклаганча, төп көчне төрле халыклар дуслыгында һәм бер-берсен хөрмәт итүдә күрә.


3
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Быел Лаеш районында туган йөзенче баланы бала тудыру йортыннан чыгардылар.

 

Дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-белем бирү үзәген булдыру өчен Татарстанда 25 оешма билгеләнгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында мәдәният һәм мәгариф оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү уздыру буенча Иҗтимагый совет утырышы уздырыла.

«ТР ССМ Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССУның белгече Бареева Диләрә укучының иртәнге ашы формуласы белән уртаклашты.

Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы бүген видеоконференцэлемтә режимында узды. Ведомствоның 2019 елдагы эш нәтиҗәләре каралды һәм 2020 елга стратегик бурычлар билгеләнде. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында (видеоконференцэлемтә буенча) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International