ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

21 майда республика һәм аның башкаласы территориясендә аязучан болытлы һава көтелә. Татарстанда урыны белән яңгыр явуы ихтимал, көндез секундына 15-16 метрга кадәр көчле җил булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе турындагы Федераль Законга кертелгән төзәтмәләр буенча 2020 елның 1 июленнән башлап балигъ булмаган яшьтәге балаларның опекуннары яки попечительләре индексацияләнгән иминият пенсияләре ала башлаячаклар. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.

Камил хәзрәт Сәмигуллин якынлашып килүче Ураза бәйрәме алдыннан дин тотучыларга мөрәҗәгать итте.

"Без мәчетләрнең, ирексездән, үлем куркынычы белән авыруның таралу үзәгенә әйләнүенә юл куя алмыйбыз, чөнки кешеләрнең сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч астына куярга хакыбыз юк", — диелә мөрәҗәгатьтә.

 


20
май, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы коронавирус инфекциясеннән үлүчеләр санының иң түбән күрсәткечләре белән Россия төбәкләре арасында беренче унлыкка керде. Бу хакта Федерация Советында «Хөкүмәт сәгате» ндә чыгыш ясаганда вице-премьер Татьяна Голикова белдерде.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республика территориясендә булачак суыклар белән бәйле рәвештә шторм кисәтү игълан итте. »

Дубайдагы «Бурдж-Хәлифә» күк йөзен ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Татарстан әләменең чәчәкләре белән яктырттылар. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

"Emaar компаниясе, безнең Дубайдагы вәкиллеге мөрәҗәгате буенча, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, „Бурдж-Хәлифә“ не Татарстан Республикасы флагы төсендә яктыртты»,-диде Лилия Галимова.

Медицина учреждениеләре тиеш сакларга билгеле бер куркынычсызлык чаралары. Бу чараларның барысы да коронавирус таралу куркынычы саклануы сәбәпле.

Татарстан хакимияте РФ хөкүмәтенә туристлык өлкәсенә ярдәм итү өчен туристик сәфәрләрне субсидияләү һәм салым йөкләнешен киметү мәсьәләсен карарга тәкъдим итәчәк. Тиешле тәкъдим коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә Россия туристлык тармагының карантинлы чаралардан этаплап чыгуы планына кертү өчен җибәреләчәк, дип хәбәр итте Татарстанның Туризм буенча Дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов


19
май, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Лаеш районы Советында Илдус Зарипов гражданнарны шәхсән кабул итте. Аерым алганда, җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүгә, авыл хуҗалыгын үстерүгә, шәхси хуҗалыкларны үстерүгә, территорияләрне төзекләндерүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Татарстан ишегалларының план-схемалары апрель һәм май айларында   dvor.tatar сайтында ачык тикшерүләр, фикер алышулар өчен  урнаштырылган иде. «Безнең ишегалды» программасының Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгән иң мөһим принципларының берсе – халык фикерен исәпкә алу. Шуңа күрә бүгенге  эпидемиологик вазгыять шартларында төзекләндерү проектлары буенча читтән торып җәмәгать фикер алышулары оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International