ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2020 ел
җомга

Бүгенге көнгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, бер көнгә тулаем сөт савымы-4003,9 тонна, бу узган ел белән чагыштырганда 223,9 тоннага күбрәк һәм 105,9% тәшкил итә. 

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Советының чираттан тыш утыз җиденче сессиясе узды. Анда Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов катнашты. 

Covid-19 коронавирус пандемиясе аркасында Татарстанның мәктәп урманчылыкларында укучылар белән дәресләр онлайн-форматка күчерелде. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.


21
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Лаеш муниципаль районында АТК Рәисе - Лаеш муниципаль районы җитәкчесе Илдус Зарипов җитәкчелегендә Лаеш муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы узды.

Татарстанның сайлау системасы тавыш бирүне оештыру һәм үткәрүгә әзерләнә. Сайлау комиссияләре хезмәткәрләре махсус мобиль кушымта ярдәмендә квалификацияләрен күтәрәләр.

2021 елдан башлап Россиядә мөгезле эре терлекнең баш санын Бердәм идентификацияләү кертелә, 21 төбәктә барлык мөгезле эре терлек исәпкә алынган инде. Бу көннәрдә Татарстанда да Бердәм идентификация кертү башлана, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

22 май көнне 9.00 сәгатьтә Лаеш районының Никольское авылында Николай Чудотворц көне уңаеннан чиркәү гыйбадәте узачак

ТР Президенты республика бюджетыннан авыл халкын яшелчә культуралары орлыклары белән тәэмин итүгә ун миллион сум бүлеп бирде. Лаеш районының Каип авылында яшәүче Абдуллиннар гаиләсе бакчасында шалкан суганының түтәлләре яшелләндерелә, кәбестә үсентеләренең әле генә утыртылганын күңелле карый, тагын берничә түтәл кишер, чөгендер шытымнары белән уртаклашырга әзерләнә.

Рөстәм Миңнеханов: быел Татарстанда милли проектларга 26,4 млрд. сум юнәлдереләчәк

Татарстан халкы әлегә 5G челтәрен кулланырга әзер түгел, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының санлы үсеш министрлыгы матбугат хезмәте

«Барыннан да элек, шуны әйтергә кирәк,хәзерге вакытта республикада 5G челтәре юк.Әмма челтәрнең ике төп сынау зонасы бар: Иннополис зонасы һәм КАМАЗ зонасы.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International