Быел Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына 25 ел тула. Бу вакыт эчендә ул 170 мең 595 фатир төзергә өлгергән. Аларда яшәүчеләр саны Чаллы халкы белән чагыштырырлык.
30 марттан башлап «Татарстан Республикасы» рәсми берләшмәсендә 9:00 сәгатьтә "өйдә спортта" көндәлек онлайн-зарядка узачак. Спорт сериясен Ксения Иванова – lifestyle-блогер, сертификацияләнгән фитнес-тренер, IPF пауэрлифтинг буенча Казан чемпионы ача.
Бүген туган көнен «Идел «яшьләр үзәге» ДАУ директоры, район Советы депутаты Рамил Мингулов билгеләп үтә. Бу истәлекле көндә котлау сүзләрен Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов җиткерде
Татарстан Республикасында 2020 елның 27 мартына социаль ипотека, инвестицион күп фатирлы йортлар төзелеше, аз катлы торак төзелеше программалары буенча 780 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, ягъни бу – планның 26,2%ы.
Бу белешмәләрне Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов китерде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы техникасының язгы чәчү эшләренә әзерлекләре турында хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Камал театры легендар спектакльләр видеоязмаларын ютубка салды!
Канал:
https://www.youtube.com/channel/UCVXqpOewT2OV1b5RRu_gE8w
Бүген район башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Наталья Анатольевна Голубева туган көнен билгеләп үтә. Бу истәлекле көн белән аны Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов котлады:
Бүген Лаеш муниципаль районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова Россия дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре территориаль профсоюз оешмасының хисап-сайлау Конференциясен үткәрде.
Лаеш районының Усад авылына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ICL компанияләр төркеме эшчәнлеге һәм "Иннополис" махсус икътисадый зонаның Лаеш районында үсеше мәсьәләләренә багфшланган киңәшмә уздырды. Чара ICL технопаркында үтте.
ICL компанияләр төркеме директорлар советы рәисе Виктор Дьячков хәбәр иткәнчә, бүген ICL ИТ өлкәсендә күп төрле хезмәт күрсәтә. Компаниядә өч меңнән артык хезмәткәр эшли. Россия һәм чит илләрдән заказ бирүчеләр саны 500дән артык. 2019 елда акчалата керем - 11,6 млрд сум. Узган елдагыдан 18 процентка артык.
30 марттан 3 апрельгә кадәр Татарстанда күп функцияле үзәкләр элек кабул ителгән запрослар буенча әзер документларны бирү өчен генә эшләячәк. Документлар кабул ителмәячәк. Мондый карар Россия Президенты Владимир Путинның «Россия Федерациясендә эшләми торган көннәрне игълан итү турында»25.03.2020 ел,