Театр сәнгате-ул мәдәниятнең аерылгысыз өлеше.
Аның ни дәрәҗәдә кирәк булуына җәмгыятьнең торышы, аның рухи ихтыяҗлары һәм әхлакый сәламәтлеге турында фикер йөртергә була.
Лаеш районының мәдәни тормышында театр аерым роль уйный.
Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Лаеш районының Усад авылында эш сәфәрендә. Төп максаты – ICL компанияләр төркеме эшчәнлегенә һәм Лаеш районындагы «Иннополис» МИЗ үсеше мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашу.
Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов ICL хезмәткәрләре өчен яңа төзелгән күп фатирлы йортны карап чыкты. Йортта 57 фатир. Барысының да эчке эшләре тиешенчә үтәлгән.
Татарстанда Cavid-19 коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча мероприятиеләр алып барыла. Шул сәбәптән, укучылар өчен каникуллар 12 апрельгә кадәр озайтылды. Бу карар бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителде, дип сөйләде брифингта республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.
Эшсез атна мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына кагылмый, шулай итеп, ата-аналар балаларны балалар бакчасына китерә алачак. Бу хакта Коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча республика оператив штабы эше турындагы брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
Үз-үзеңне изоляцияләү кагыйдәләрен бозган һәм тирә-юньдәгеләрне Яңа Covid-19 тибындагы коронавирус инфекциясе йоктырган өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
Хәзерге вакытта федераль хакимият органнары тарафыннан коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча киң чаралар комплексы кабул ителә.
ТАССРның 100 еллыгы һәм Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елында Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе барлык теләүчеләрне конкурсларда катнашырга чакыра:
Җәмәгать урыннарында мөмкин кадәр сирәгрәк булу һәм короновирус инфекциясе йоктыру куркынычын киметү максатын күздә тотып, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе гражданнарга, аеруча өлкән яшьтәгеләргә дәүләт хезмәтләренә шәхси кабинет аша дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.
Үзәк балалар китапханәсе Бөек балалар әкиятчесе Г.Х. Андерсенның тууына 215 ел тулуга багышланган «Дания патшалыгы әкиятләре» район балалар иҗаты конкурсына йомгак ясады.
Татарстанда атна ахырына кадәр дәвам итәчәк җылылык көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге сайтында хәбәр ителә.