Бүген Габишевода яшәүче Каюмова Нәкыя Заһретдин кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Бүген Лаеш мәдәният йортында XVII ачык республика телевизион эстрада сәнгатенең яшьләр фестиваленең зона этабы гала-концерты башланды.
24 мартта Лаеш шәһәре мәдәният йортында ачык республика телевизион эстрада сәнгатенең яшьләр фестиваленең зона этабы гала-концерты булачак. Сезнең һәркайсыгыз әлеге грандиоз вакыйганың тамашачысы була аласыз. Билетлар район мәәният йорты кассасында. Игътибар! Билетлар бары 23 мартта гына сатылачак.!
Гала-концерт 18.00дә башлана, билет бәясе 150 сум.
Районның матбугат хезмәте җитәкчесе Рәсим Хаҗиев «Аргументы и Факты - Казань» ЧҖҖ генераль директоры Артём Тюрин белән очрашты. Яклар Лаеш районы белән «Аргументы и Факты» газетасының нәтиҗәле хезмәттәшлеге мәсьәләсе турында фикер алыштылар.
Бүген Пүрәүдә яшәүче тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Галиева Нәгыймә хәбибулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны бу истәлекле дата белән котларга район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров килде.
Хөрмәтле Лаеш муниципаль районында һәм Лаеш шәһәрендә яшәүчеләр!
Лаеш районы башкарма комитеты искәртә, ”Соры” хезмәт базары” юнәлеше буенча закон бозу очраклары турында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасының һttps.\\uslugi. tatar.ru. ссылкасы аша “Хезмәт мөнәсәбәтләре рәсмиләштермәү” һәм “Хезмәткә түләүнең яшерен формалары” бүлекләренә хәбәр итәргә була.
Шулай ук 2-52-12, 2-57-35 телефоннары аша кайнар линиягә дә хәбәр җибәреп була.
28 марта 2018 года в г. Лаишево Главный федеральный инспектор по Республике Татарстан Ренат Тимерзянов проведёт приём граждан совместно с прокурором Республики Татарстан Илдусом Нафиковым и заместителем руководителя Следственного управления Следственного комитета России по Республике Татарстан Владимиром Циомой.
Кадастр палатасы кадастр инженерлары һәм күчемсез милек базарының башка белгечләре өчен мини-семинарлар үткәрергә ниятли.
Район Советының кече залында Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча Комиссия әгъзалары катнашында гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча киңәшмә булды.
Лаеш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре язучы тууга 190 ел тулуга багышланган «Я вновь открываю Л. Толстого» республика акциясендә катнаштылар. Акциянең катнашучылары Лаешның 2 мәктәбенең кече мәктәп яшендәге укучылары булды.