Урамда тамчылар тамган, юллардан гөрләвекләр аккан һәм тирә-якта барысы да яз сулышы белән җылытылган бу апрель көнендә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә.
Язгы каникул көннәрендә “Костер” республика балалар белем бирү-сәламәтләндерү үзәгендә “Весенняя школа РДШ” профильле сменасы булды. Смена кысаларында отряд вожатыйларының “Замечательный вожатый - 2018” республика конкурсы үтте. Анда Лаешның 2 мәктәбе 11 сыйныф укучысы Арина Сөләйманова Гран-прига ия булды.
Мартта язучы Максим Горькийның тууына 150 ел тулды. 5 сыйныф укучылары Габишево китапханәсенә «Знакомый незнакомец - Максим Горький» дигән әдәби кичәгә чакырылдылар.
Каникул көннәрендә Нармонка һәм Карадули китапханәләре китапханәчеләре Еронтьева Ирина Владимировна һәм Гармонова Любовь Анатольевна «Пернатые друзья» эко-викторинасы үткәрделәр. Балаларга илебезнең канатлы дөньясы турында сөйләделәр.
Район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә кулланучылар кооперациясе берлегенең структур беоләшмәсен булдыру буенча киңәшмә үтте. Анда Татпотребсоюз рәисенең беренче урынбасары Рашат Шәймарданов, икътисад буенча рәис урынбасары Руслан Корбангалин, сәүдә һәм техник яктан яңадан җиһазлау буенча рәис урынбасары Дамир Җамалиев катнашты.
Татарстан Росреестры "ВКонтакте", Facebook и Twitter социаль челтәрләрдә рәсми битләрен алып бара.
Лаеш шәһәрендә «ОТР» (Общественное телевидение России, Мәскәү шәһәре) телеканалының төшерү төркеме булды. Журналистлар «Малые города России» проекты өчен репортаж төшерделәр. Аерым алганда, алар “Лаеш балык заводы” ЯАҖдә булдылар, анда балык тоту процессы һәм предприятие эше белән таныштылар. Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеен һәм Сугышчан Дан музеен карадылар, аның барышында үзешчән язучы Геннадий Рожков белән аралыштылар. Шулай ук алар талдан әйберләр үрү белән шөгыльләнүче ИП Бурмистровта, КФХ Юркевичта, «Рассвет» ат клубында булдылар.
Кешеләр Казан шәһәренең Ленин бакчасындагы матәм урынына Кемероводагы янгында һәлак булган кешеләр истәлегенә чәчәкләр һәм уенчыклар китерүне дәвам итәләр.
Бүген Лаеш шәһәренә эш визиты белән ТР буенча төп федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР прокуроры Илдус Нәфыйгов һәм Россия тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Владимир Циома килде. Алар бергәләп гражданнар кабул иттеләр. Аларны район башлыгы Михаил Афанасьев каршылады. Кабул итүдә шулай ук «Россия 1 - ГТРК «Татарстан» телеканалының төшерү төркеме дә катнашты. Сюжетны бүген «Вести - Татарстан» программасында 17:38 һәм 20:45 дә карарга мөмкин булачак.
Лаеш техник-икътисад техникумында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында голбол буенча ТР Беренчелеге булды. Анда Татарстанның 8 районыннан спортчылар җыелды. Аларны Лаеш районы башлыгы Татьяна Борһанова, Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов һәм ТР инвалидларының спорт җәмгыяте рәисе Фәридә Сафиуллина сәламләде.