ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Кече Елга авыл клубында эшләп килүче “Әдәби сүз” түгәрәгенә йөрүчеләр Чаллыда узган “Серле сандык” төбәк милли иҗади фестиваленең соңгы этабында катнаштылар. 


4
май, 2016 ел
чәршәмбе

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайның Бөтендөнья сәүдә үзәге генераль директоры Хелал Сәет әл-Мари белән очрашты. Анда шулай ук төрле халыкара күргзәмәләр оештыручылар да катнашты.

29 апрельдән 1 майга кадәр Арчада армрестлинг буенча Татарстан чемпионаты узды. Анда 19 команданың 118 спортчысы катнашты. Алар составында әлеге спорт төрен яратучы Лаешлылар да бар иде. Ярышларның нәтиҗәсе нигезендә, 75 кг.га кадәр авырлык категориясендә Ремис Ильһамов 3 урынны яулады. Котлыйбыз Ремисне!!!

 

1 майда Сокуры клубы, мкәтәбе һәм китапханәсе паркалар һәм скверлар көне уздырдылар. Конкурслар һәм викториналар “Үз табигатеңне сакла!” девизы астында үткәрелде.

"Георгий тасмасы" акциясе кысаларында Комлы Кавәл авылында йөздән артык кешегә тапшырылды ул. Акциядә авылның мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре, авыл яшьләре катнашты.


29
апрель, 2016 ел
җомга

28 апрель көнне Атабай мәдәният йортында татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 еллыгына багышланган балалар иҗат фестивале уздырылды. Кичәдә “Кояшкай “ балалар бакчасы һәм барлык мәктәп укучылары да уңышлы чыгышлар ясадылар.


28
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә республикабызда шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан төрле чаралар оештырыла. 28 апрельдә район мәдәният йортында №2 Лаеш урта гомуми белем бирү мәктәбенең өченче “А” сыйныф укучылары һәм “Эксперимент” театраль студиясе белән шигърият кичәсе узды.

2 нче сыйныфның тимур отряды үз карамагы астындагы Никифорова Александра Александровнада кунакта булып кайтты. Балалар аның йорт алдын тәртипкә китерде. Александра Александровна герой-шәһәрләргә сәфәр кыла торган булган. Бүген ул мәктәп музееына Бөек Ватан сугышының герой-шәһәрләре турындагы фото һәм альбомнарны тапшырды.


27
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

27 апрельдә Г.Р.Державин исемендәге Лаеш крае музеенды “Тукай йолдызлыгы” дигән укучылар конкурсы узды. Лаеш шәһәренең №2 мәктәбе укучылары Габдулла Тукайның поэмаларын, шигырьләрен яттан сөйләде, шулай ук шагыйрьгә багышланган үзләре иҗат иткән татарча һзм рус телләрендәге сочинениеләрен укыды.

26 апрельдә Г.Р.Державин исемендәге Лаеш крае музеенда Лаеш шәһәренең №2 мәктәбе укучыларының эшләре тәкъдим ителгән “Без Тукайлы халык” дигән күргәзмә оештырылды. Балалар Габдулла Тукайның әсәрләрен рәсемнәрдә чагылдырды. Табигый материаллардан Тукай әкиятләре геройлары ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International