ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Булачак һөнәрне сайлау – җаваплы эш, чөнки бу карар алдагы тормышка тәэсир итә. Өлкән сыйныф укучыларына дөрес сайлауда ярдәм итү-тест үткәрү мобиль үзәгенең максаты шундый.

Лаеш пенсионерлары Бурцовлар бакчасында быел кабак көнләп түгел, сәгатьләп үсә. Үлчәмнәр күрсәткәнчә, кайберләренең әйләнәсе ике метрга җитә, ә авырлыгы 25 килограммнан артык. Бакча хуҗалары әле моның соңгы сан булмавына ышаналар. 

Административ штрафлар салу турындагы карарны үтәмәү зур проблемаларга китерергә мөмкин.

Административ штраф салыну турындагы карар закон көченә кергән көннән алтмыш көн эчендә  ул түләнергә тиеш. Алай эшләмәгәндә бу түләнмәгән суммадан ике тапкыр артык административ штраф салуга китерә, әмма бер мең сумнан ким түгел, яки унбиш тәүлеккә кадәр административ  кулга алу, яки илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр билгеләнә.

Бишенче сентябрьдә лаешлылар Парклар һәм бакчалар көнен билгеләп үттеләр. Төп чаралар Җиңү паркында булды. Ул Президент Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Парклар һәм бакчалар елында капиталь үзгәртелде.
Лаеш районының Кече Елга, Габишево һәм Иске Пристань полиция участок уполномоченныйлары үз карамакларына өй-офислар алдылар. Халык “полицейский өйләре“ дип йөрткән йортлар ачкычларын тантаналы тапшыру он-лайн режимда булды.

13
сентябрь, 2015 ел
якшәмбе
Лаеш шәһәренең туган көнне ЗАГС бүлеге Пенсия фонды бүлеге белән берлектә тантаналы төстә 2 гаиләгә: Тобольский гаиләсенә һәм Деревянкиннар гаиләсенә ана капиталы сертификаты тапшырдылар. Лаеш муниципаль районы Исполком җитәкчесе М.В. Фадеев нәниләргә, әти- әниләргә җылы котлау сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Лаеш шәһәре узенең туган көнен билгеләп утте. Безгә 11 яшь!!! Бу узенчәлекле, матур көнне ЗАГС бүлегендә Семенов Евгений белән Миңнуллина Лилиянең, Кузьмин Максим белән Багаутдинова Юлиянең язылышу тантанасы булды.

ЗАГС хезмәткәрләре бу яшь гаиләләрне тәбрикләп аларга гаилә бәхете, тыныч матур тормыш теләп истәлекле бүләкләр тапшырдылар.


10
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Гаилә өчен бала тууданда мөһимрәк вакыйга юктыр. Сабый туу белән гаиләдә мәхәббәт, бәхет, шатлык арта. Лаеш районы Лаеш шәһәрендә 200-нче сабый туды.

7
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Алты савым сыер, икесе тиздән бозаулаячак, җиде ана дуңгыз һәм өчесе буаз, тагын үсеп килүче 10 ана дуңгыз, 20 кечкенә дуңгыз баласы, дүрт үгез...  Күп балалы Шәйхетдиновлар – Голдыревлар гаиләсенең ярдәмче хуҗалыгында күрергә мөмкин булган хайваннарның тулы булмаган исемлеге бу.



4
сентябрь, 2015 ел
җомга
2015 елның 30 августында Атабай, Макаровка, Кече Елга авыл советларына президент Миннеханов Р.Н. машиналар тапшырды. Татарстан хөкүмәтенә, президентыбыз Рөстәм Нургалеевичка, район башлыгы Михаил Павловичка олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International