ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Максим Горький: “Балаларны тәрбияли белү - ул талант һәм тормышны яхшы белүне таләп итүче бик зур дәүләт эше“.
Урман кунагы беркемгә күренмичә Рождествено утарларының берсенә ничек үтеп керә алган – билгеле түгел. Әмма иртән хуҗалар эт белән мәченең үз-үзләрен тотуларында сәерлек сизәләр.
Нурлат шәһәре башкарма комитеты чакыруы буенча Габишево мәдәни-спорт үзәгенең “Калинка“ ансамбле (җитәкчесе Елена Макарова) бишенче тапкыр “Уяв“ чуаш мәдәнияте бәйрәмендә булып кайтты.

Беренче июльдән җәяүлеләрне яктылык кайтаручы элементлар булган кием яки яктылык кайтаручы беләзекләрдән файдаланырга  мәҗбүр итүче закон көченә керде.


Район басуларында бөртекле культуралар уңышы өлгерә. Игенчеләргә 9 мең гектардан артык мәйданда үстерелгән уҗым һәм 18 мең гектар сабанашлык уңышын җыеп алырга кирәк.
Сокурыдан Пәрәүгә кадәр ау урыннары, урман, болыннар һәм басулар трихинеллез авыруы белән бәйле төстә куркыныч зона дип игълан ителгән.

Шушы көннәрдә район Советында үткән киңәшмәдә ТР “Халык контроле“ дәүләт мәгълүмати системасының (ГИС) 2015 елның беренче ярты елындагы эшенә йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, әлеге система Татарстанда Президент Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча ике ел тирәсе элек эшли башлады. Аның максаты - дәүләт һәм халыкның үзара мөнәсәбәтенең бердәм мәгълүмати кырын формалаштыру.


Нармонканың “Солнышко“ балалар бакчасы 1 миллион сум күләмендә “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы-2015“ республика конкурсы җиңүчесе гранты белән бүләкләнде.

Мәктәпкәчә учреждениедә белем бирү процессын оештыруда бик яхшы уңышлары өчен Лаешның “Бәхетле бәләкәч“ балалар бакчасы 500 мең сум күләмендә грант белән билгеләнде. Ул Татарстан Республикасының 48 иң яхшы мәктәпкәчә учреждениесе катнашкан республика конкурсында җиңүчеләр “егермелегенә“ керде.

Безнең районга слетка “Муравейное братство“ төбәкара иҗтимагый хәрәкәт әгъзалары – 14 шәһәр вәкилләре килде. Нармонка территориясендә урнашкан “Сталкер“ лагере аларның җыелу урыны булды.

15
июль, 2015 ел
чәршәмбе

Республика шәһәрләре һәм районнарында праймериз процедурасы төгәлләнү уңаеннан спорт ярышлары үтте. “Прайм-лига“ кубогына ярышларны оештыручы буларак “Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлекләре башкарма комитетлары чыкты, чөнки аның сайлау алды программасында сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау соңгы урында тормый.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International