ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2015 ел
сишәмбе

2015 нче елның 5 нче февралендә МБМБУ Лаеш “Каенкай” балалар бакчасында   татар телендә белемнәрен күтәрү кысаларында педагоглар арасында”Шигърият» темасына мастер класс үткәрелде.


 

“Звезда.ru” интеллектуаль үсеш үзәге “Экологик бумеранг” халыкара конкурсын үткәрә. Конкурста олылар һәм балалар катнаша ала. Аңа планетадагы экологик хәл, тормышның төрле өлкәләрендәге экологик мөнәсәбәтләр турындагы презентацияләр, фото- һәм видеоматериаллар, хикәяләр, шигырьләр, нәсерләр түбәндәге номинацияләрдә кабул ителә
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында “Антикоррупцион хәбәрче” журналының чираттагы номеры чыгарылды. Анда коррупциягә каршылык законнарына үзгәрешләр һәм Министрлыкның 2014 елгы антикоррупцион эшчәнлеге чагылдырыла.
2015 елның 18 20 февралендә “Казанярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә Идел буе агросәнәгать форумы узачак, ул «Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры» 18 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм «Волгапродэкспо» 15 нче махсуслаштырылган күргәзмәсен берләштерә
Мәктәпне тәмамлаучылар арасында эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм иң яхшы гамәли эшчәнлекләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы көллият һәм техникум коллективлары арасында студентлар өчен профориентация проектлары конкурсы игълан итә
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегия утырышы РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Козырев һәм ТР Дәүләт советы рәисе Фәрид Мөхәмәтшин катнашында 11 февраль ИТ-паркта узачак.

6
февраль, 2015 ел
җомга
Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышының район этабы 7 февральдә була.
Узган атнада Спас районында белем бирү оешмалары җитәкчеләре арасында волейбол буенча зона ярышлары булды. Алар ТР мәгариф хезмәткәрләренең кышкы Спартакиадасына туры китерделәр. Турнирда сигез команда катнашты. Зиннур Шакирҗанов җитәкчелегендәге Лаеш районы коллективы өченче урын алды.

4
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Лаеш муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖнең Лаеш филиалында булды (Габишево авылы).
Бүген Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында «Химтех» РИҮ – химик технологияләр өлкәсендә региональ инжиниринг үзәге нигезендә полимер компаундлар чыгару буенча беренче җитештерү линиясе техник эшләтеп җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International