Эшчәнлекләре икътисадның тотрыклылыгын, районның муллыгын, халыкның тормыш дәрәҗәсе күтәрелүне тәэмин итүгә юнәлтелгән сәнәгать предприятиеләре җирле казнаны уңышлы тулыландыралар.
Лаеш шәһәре Җиңү паркында 14 февральдә Әфганстан территориясеннән гаскәрләрне чыгаруның 26 еллыгына багышланган митинг булачак.
Лаешта яшәүчеләр һәм кунаклар Әфганстан һәм Чечня территориясендә һәлак булган сугышчыларга һәйкәлгә веноклар куячаклар. Митинг 10 сәгатьтә башлана.
2015 елның 10-нче февралендә Архипова Лидия Иван кызына 84 яшь тулды, ул 1965 елдан алып 1988 елга хәтле Лаеш районының ГХАТ бүлеге мөдире булып эшләде.