ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Мөһим түгел укытучымы, хат  ташучымы, хуҗабикәме, авылда  авылда яшәүчеләр  барысыда  районның үсешендә төп  роль  уйныйлар.
Барлык хезмәт сөеп яшәүче хатын- кызларны әлеге көн белән котлыйбыз!


Инвалид балалар өчен А.Денежкин исемендәге балалар шәфкатьлелек орденында оештырылган умарта кортлары бәйрәмендә гаять эш сөюче бал корты һәм умартачылар турында күпкызыклы нәрсә сөйләделәр.

Илебез буенча өлкәннәр ункөнлеге атлый. Төрле чаралар: өлкәннәрне хөрмәтләү, бүләкләр тапшыру, бергәләп чәй эчүләр  үтә.  Өлкәннәр һәрберсе аерым шәхес – алар арасында зур тормыш тәҗрибәсенә һәм үзенчәлекле язмышка ия кешеләр бар. Атабай авылы башкарма комитеты, мәдәният хезмәткәрләре, авылыбыз фельдшеры һәм Атабай кошчылык хуҗалыгы ярдәмендә октябрь башында Атабай мәдәният йортында “Китмим әле яшьлегемнән” дигән исем астында зур бәйрәм узды. 

Быел рәсәйлеләр  кышкы вакытка күчәләр.Искәртеп китәбез, 26 октябрь көнне 2 дә сәгать укларын бер сәгать  артка күчерәбез. Тагын шуны истә тотарга кирәк, киләсе елларга күчерергә туры килмиячәк.

Мәскәүдә «Россиянка-2014» конкурсының финалы булды. Анда Казаннан 22 яшьлек Екатерина Мигачева җиңү яулады.
Казан 2013 елгы Россия шәһәрләренең экологик үсеш рейтингында 16 нчы урынны алды. Шул ук вакытта Татарстан башкаласы рейтингта 17 урындагы Ижауны узып, 15 урындагы Санкт-Петербург белән күрше булды, дип хәбәр итә РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы

14
октябрь, 2014 ел
сишәмбе

Сокуры авыл советы җитәкчесе Әнәс Халитов авыл мәдәниять йортында  медальләр тапшырды. Авылдашлар бер минут  тынлык белән сугыш кырында калучыларны искә алдылар.

 



13
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Шимбә көнне Казанда Татарстан мәгариф учреждениеләренең ел саен оештырыла торган авыл хуҗалыгыярминкәсе узды. Агросәнәгать паркында җәелдерелгән сәүдә рәтләрен Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков йөреп чыкты. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрыМарат Әхмәтов, вице-премьер Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры ЭнгельФәттаховТатарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да бар иде
Агымдагы елда Татарстанда яшәүчеләрнең 12 проценты коррупция очраклары белән очрашкан. Аларның 64,7 проценты үз проблемасын ришвәт бирү юлы белән хәл иткән. Әлеге сан беренче карашка шактый югары булып тоелса да, бу – узган ел белән чагыштырганда 4,5 процентка кимрәк.
12 октябрь көнне автомобиль хуҗаларының автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) буенча яңа тарифлар гамәлгә керде. Аларның “иске” тарифлар белән чагыштырганда шактый югары икәнлеге билгеле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International