ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Казандагы «Ярдәм» мәчете Корбан гаетенә әзерләнә. Быел әлеге бәйрәм 4 октябрьдә билгеләп үтелә.
Корбан гаете алдыннан Казанның "Ярдәм" мәчете каршындагы "Иман йорты" мөселман яшьләре клубы  ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге һәм Казан Кремленең ислам мәдәнияте музее белән берлектә, велокросс оештыра. Велоузыш 2 октябрь кичке 6да Казанның Мәрҗани мәчете яныннан башлана һәм Нариман урамындагы "Милләт йорты" кафесы янында тәмамлана
Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов руханилар семинариясендә булды. Аны ТР вице-премьерлары - фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий озатып йөрде.
27 сентябрьдә Казанда узачак спортның су төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионатына 300 көн калды. Бу уңайдан Бауман урамында тантаналы чара узды һәм ярышларга ничә көн калуын санаучы стела ачылды.
27 сентябрьдә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXII конференциясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфасына Фәрит Мөхәммәтшин кандидатурасы тәкъдим ителде.
Казанда «Россия Федерациясе төбәкләрендә этносоциаль һәм этномәдәни процессларны көйләү һәм мониторинг үткәрүнең уңай тәҗрибәсе» темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция бара.
1 октябрьдә «Бердәм Россия» партиясе рәисе Д.А.Медведевның төбәк җәмәгать кабул итү бүлегендә
Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә ЛУКОЙЛ хәйрия фонды һәм РИТЭК җәмгыяте оештырган V социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына йомгак ясалды.

26
сентябрь, 2014 ел
җомга
Татмедиа” ААҖ филиалы булган “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгыныңтатар телендәге мәгълүмат редакциясенә штатка, ягъни стационар эшләү өчен корреспондент кирәк
Иртәгә Казанда 7 мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырылачак. Шәһәр халкына киң ассортиментта ТР агросәнәгать комплексы продукциясе тәкъдим ителә, диелә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте алхәбәрендә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International