ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 10 сентябрендә сәгать 10 да үзәк китапханә бинасында (Лаеш,Чернышевский урамы, 26) эшсез гражданнар һәм халыкның мәшгуль булмаган өлеше өчен эш урыннары ярминкәсе була. Бу чарада район предприятияләре һәм оешмаларының кадрлар хезмәте вәкилләре катнаша. Монда эш табу белән бергә мәшгульлек үзәге бушлай, ел әйләнәсе, тизләтелгән курсларда укыта торган һөнәрләр исемлеге белән дә танышырга була. Теләге булганнар эш урыннары ярминкәсенә  чакырабыз!
Бушлай юридик ярдәм көне пәнҗишәмбе көнне Хәерби һәм Никольский авыл җирлекләрендә үтәчәк.

2
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның  1 июненнән 31 августына кадәр Татарстан Республикасында балаларны мәктәпкә кадәр мәгариф оешмаларына комплектацияләү эше башкарылды.
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы циркка билетларны электрон рәвештә сатып алып булу турында хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Президенты, ТР Хөкүмәте һәм ТР министрлыклары һәм ведомстволары сайтлары яңа дизайнга күчерелде
Казан педагогия колледжында педагогик кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәк ачылды. Ачылышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгел Фаттахов һәм башкалар катнаштылар.
Әлеге проектның максаты – мәктәп укучыларын санитар тәртип урнаштыру эшчәнлегенә тарту. Татарстанның Мәгариф һәм фән, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә, Экология һәм табигый байлыклар министрлыклары тарафыннан уздырыла торган бу конкурста мәктәптә белем алучы һәр укучы катнашырга мөмкин
Лаеш районы Столбище авылында яңа бала бакчасы ачылды.Тантаналы ачылышта Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәмәтшин,Лаеш районы башкаласы Михаил Афанасьев һәм Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин катнаштылар.

31
август, 2014 ел
якшәмбе

Хөрмәтле эшкуарлар!

 Татарстан икътисад министрлыгы эшкуарларның эшләү шартлары турында туктаусыз рәвештә мониторг үткәреп торуын исегезгә төшерәбез. 
Үзегезнең бизнес алып барышында яки башлап җибәргән вакытта килеп чыккан проблемаларыгыз һәм катлаулыкларыгыз турында Сез уңайлы чара белән хәбәр итә аласыз

Район башлыгы Михаил Афанасьев якынлашып килүче Белем көне белән котлый!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International