ЯҢАЛЫКЛАР


30
август, 2014 ел
шимбә
Район башлыгы Михаил Афанасьев район халкын Татарстан Республикасы көне белән котлый!

29
август, 2014 ел
җомга

Шушы көннәрдә республиканың төрле инстанцияләренә моңа охшаш берничә шикаять кергән. Аларның барлыкка килүенә Лаеш районы ЮХИДИ бүлегенең ТР эчке эшләр министрлыгы юл-патруль хезмәте бүлеге белән берлектә Атабайда үткәргән комплекслы рейды сәбәпче булган.

Шушы көннәрдә район суды хезмәткәрләре Болгарга мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Борынгы шәһәргә барырга судья Гүзәл Фролова тәкъдим итә. Бу идея барысына да хуш килә. XIII-XIV гасырларда ничек яшәгәннәрен күрү кызыклы тоела һәм суд рәисе Мәгънәви Гәрәев "үткәнгә сәяхәт" оештыра
Район игенчеләре көзге чәчүне бишенче сентябрьгә тәмамларга ниятлиләр

28
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы профсоюзлары федерациясе, ТР эш белән тәэмин итүчеләр берләшмәләренең координацияләү советы, ТР Министрлар Кабинеты арасында республикада минималь хезмәт хакы турында килешү төзелде. Аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, ТР эш белән тәэмин итүчеләр берләшмәләренең координацияләү советы рәисе Александр Лаврентьев имзалады

“112” номеры буенча ничек шалтыратып була:

- берәр нинди ашыгыч оператив хезмәт белән бәйләнешкә керер өчен;

- Евросоюзның теләсә нинди илендә;

- кесә яки стационар телефоны, шулай ук таксофон аша;

- тәүлек буе һәм бушка.


27
август, 2014 ел
чәршәмбе
Җиңел машина йөртүче Ришат Шәрифҗанович юлда туктап калган автобус яныннан үтеп китмәгән һәм ярдәм иткән.

Гаилә өчен бала тууданда мөһимрәк вакыйга юктыр. Сабый туу белән гаиләдә мәхәббәт, бәхет, шатлык арта. Лаеш районы Лаеш шәһәрендә 100-нче сабый туды. Гизатуллиннар гаиләсенә тантаналы төстә – Гизатуллин Артем Алмаз улына туу турында таныклык һәм йомшак уенчык тапшырылды.

БАЛА ЙӨГЕРЕП ЮЛГА ЧЫККАН һәм автомобиль көпчәге астына эләккән.
Район басуларында урак финишка якынлаша. Авыл хужалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, кичәге көнгә игенчеләр 18,6 мең гектардан уңышны җыеп алдылар, бу планлы мәйданның 74 процентын тәшкил итә. Һәр гектардан 20,2 центнер уңыш чыккан, барлыгы 37 мең тонна ашлык суктырып алынган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International