ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларының торышын тикшереп тору буенча оператив штаб төзелде

14
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Яшьләрнең никах теркәүләре шәһәрнең туган көненә һәм юбилеена яхшы бүләк – ә туйлар өчен август ае бик тә кулай
Соңгы ярты елда Лаеш районында 52 янгын теркәлгән. Аларның җидесе ут белән саксыз эш итү, 23 е электр җиһазлары һәм көнкүреш приборларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле килеп чыккан
Сишәмбе көнне безнең районның үзешчән сәнгатьтә катнашучылары Балык Бистәсе районының Олы Солтан авылында концерт куйдылар. Мондый мәдәни алмашуны “Авыл клублары“ федераль  программасы күздә тота
Үзәк китапханә зур аңлату эшләре алып бара. Юнәлешләрнең берсе – сайлау хокукы нигезләрен аңлату

Россиянең Финанслар министрлыгы ана капиталын үзгәртеп корырга уйлый. Баштарак аны бөтенләй бетерергә булдылар, тик бу карар каршылыклар тудырды. Хәзер Финанслар министрлыгы яңа тәкъдим ясады: ана капиталын аз керемле гаиләләргә генә бирергә, чөнки алар аннан башка балаларын тәрбияли алмыйлар.

Тик бу тәкъдим шулай ук катгый каршы алынды. Ана капиталының асылы – мохтаҗларга түгел, аналарга ярдәм итү. 

 

14 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлаячакбыз. Районда әлеге сайлауларга әзерлек бара. Сайлау участокларының чикләре билгеләнде.(Карар№) 16 августтан матбугат чараларында агитация башлана.Аерым сәбәпләр аркасында, сайлау көнне участокка килә алмаганда алдан тавыш бирү мөмкинлеге бар. Моның өчен сайлау участогына мөрәҗәгать итәргә кирәк. 
Кырларда урып-җыю эшләре бара. Бу чорда  янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аеруча игътибар белән үтәргә кирәк.

13
август, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елда Пенсия фондына иминият взносларын түләү салым органнарына бирелә торган отчет документларыннан билгеләнүче керем күләменә бәйле
Бүгенге көндә милли мәктәп өчен кадрлар әзерләү көнүзәк мәсьәлә булып тора. Бу хакта кичә Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар телендә белем бирә һәм татар теле предмет буларак укытыла торган мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең VI бөтенроссия корылтаенда ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ассызыклап үтте. Пленар утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International