ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2014 ел
сишәмбе
16-20 июль көннәрендә республикабызда Студентлар мәгариф форумы узачак. Оештыручылар әлеге чараны үзенә күрә Татарстан Селигеры дип атый. Төрле уку йортларында белем алучы егет-кызлар өчен ул үзара аралашу, яңага өйрәнү, үз проектларын тәкъдим итү мәйданы булачак

Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге пилот режимында “Иминиятләшкән гражданнарның шәхси кабинеты” дигән яңа электрон хезмәт күрсәтә башлады.

 

Балык Бистәсе районының Яншык авылында истә калырлык вакыйга булды. Яншыклыларның 32 яшьлек якташлары Линар Шәмәгъсумов туганнарына һәм авылдашларына киленне вертолетта алып кайтып күрсәтте. Бу хәлне күзәтергә авылның олысы да, кечесе дә җыелды. Берәр сәгать булганнан соң, алар авылдашлары белән матур гына саубуллашып, Казанда узачак туйга кузгалдылар, дип белдерә районның “Авыл офыклары” басмасы

2014 елда Татарстанда мәктәпләргә каптиаль ремонт ясау программасы республиканың 11 районында тәмамланган. Мондый күрсәткечләр Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан уздырыла торган традицион киңәшмәдә китерелде.

“Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән изге Рамазан ае башлану белән ихластан котлыйм!

Бүген Җир шарында яңа кешелек буыны яралып килүе турында еш ишетергә туры килә. Кайбер галимнәр фикеренчә, без гаҗәеп эволюция күчеше чорында яшибез. Сәер сәләтләргә ия булган балаларның көннән-көн ешрак тууы нәкъ менә шул хакта сөйли.

Бүгенгә республикадагы эшсезлек дәрәҗәсе 0,8%ны тәшкил итә

Ул мондый бүләккә татар халкының милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, телен саклап калу һәм үстерү эшенә керткән шәхси хезмәтләре өчен лаек

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең кече залында «Татар авыллары һәм мәхәлләләре: тарих һәм тергезү мәсьәләсе» темасына халыкара фәнни–гамәли конференция үткәрелде. Чараны оештыручылар Бөтендөнья татар конгрессы һәм ТР ФАнең Ш.Мәрҗани ис.Тарих институты.

Казанның “Корстон” комплексында Математика елына йомгак ясалды. Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International