ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2014 ел
чәршәмбе
28 июльТатарстанда бәйрәм көне дип игълан ителде, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.Ураза бәйрәме, “Татарстан Республикасындә бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турындагы” ТР Законы нигезендә бәйрәм көне дип санала

19
июль, 2014 ел
шимбә
Державино авылында ифтар мәҗлесе үткәрелде. Ифтар мәҗлесенә бик күп әби-бабайлар, малайлар-кызлар килгән иде. Мәҗлесне авыл мулласы Ильдар хәзрәт ачты. Аның моңлы, аһәңле тавышы белән укыган догалары мәҗлесне тагын да ямьләндереп җибәрде. Кичәгә кунак булып килгән район мөхтәсибе Рәфкатьхәзрәт тә Коръәннән аятьләр укыды, вәгазьләр сөйләде. 100 якын кеше авыз ачу мәҗлесендә  катнашты.

12
июль, 2014 ел
шимбә
Татарстанда "Россия гаиләсенә торак" дигән яна проектка старт бирелә



 

 

 

Якыныңның туган көне җитә калса, бернпичә проблема килеп чыга. Берсе – бүләк сатып алу. Тагын бер “баш бәласе” – котлау өчен матур теләкләр табу.

 

 

Республикада «РИТЭК» ААҖ грантларына социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы игълан ителде. Әлеге конкурс коммерцияле булмаган, дәүләт, муниципаль бюджет оешмаларына, җирле үзидарә органнарына һәм массакүләм мәгълүмат чараларына, бюджет тарафыннан финанслау кысаларына сыймаган бурычларны һәм максатларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.

10
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

ГАИЛә-ул доньяда яшэуче парларга бердэнбер, кабатланмый торган ышаныч, терэк урыны. Кош канаты- пар белэн, ир канаты- яр белэн.

Гаилэ- ул җан тынычлыгы таба торган урын. Гаилэ- ул бик нык яраткан эшенне эшлэп арыганнан сон, йорәгенә тынычлык, шифа бирэ торган бик изге бер урын.

Гаилэ- ул менэ шушы донья мэшэкатьлэреннән, борчуларыннан, донья тигезсезлеге, гаделсезлек, хэсрэтлэнүлэрдэн ял итэ торган урын.

Гаилэ... 5 хэрефтэн генэ торган шушы суздэ нинди тирэн мэгънэ ята.                         Гаилэ ул- эти,эни, балалар, баш остендэ бер тубэ, бер ук фамилиялэр, озын, буыннан- буынга озелмичэ дэвам итуче тирэн тамырлы нэсел жебе.

         

          Җәй– каникуллар һәм сәяхәтләр, кояшлы көннәр, күңелле һәм яңгыравык балалар тавышы чоры.   Без, китапханәчеләр, барысын да – даими укучыларыбызны да, җәйгә генә кайткан балаларны да, китапханәләребезгә күңелле итеп ялларын үткәрергә чакырабыз. Аларны анда бик күп кызыклы чаралар көтә.


9
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Комлы Ковали мәктәбендә чиядән кышка витаминнар әзерлиләр

«Бибинур» фольклор ансамбле Атабай авыл жирлеге территориясендэ Мэскэу хэм Петербург шэхэрлэреннэн килгэн туристларга интерактив «Сабантуй» уткэрделэр. Бэйрэм хэркемгэ дэ ошады. 


3
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Илебездә югары белемнең дәрәҗәсе түбәнгә тәгәрәве белән көрәш 2 ел элек башланды. Вәзгыятьне үзгәртү максатыннан илнең алдынгы университетлары, Россия ректорлар союзы һәм башка федераль органнар белән берлектә нәтиҗәлекне билгели торган күрсәткечләр системасы булдырылды. Шул рәвешле Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы барлык дәүләт вузлары һәм аларның филиалларын иләк аша үткәреп, яхшы-начарга бүлә башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International