ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2013 ел
җомга
Декабрьнең беренче атнасы Лаеш спорт мәктәбе спортчыларына “көмеш” һәм “бронза” китерде

11
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
Ел саен үтә торган “Йөрәктән йөрәккә” район фестивалендә катнашучылар көчле рухлы, максатчан булулары, тормышны яратулары һәм төшенкелеккә бирелмәүләре белән сокландырдылар. Аны үткәрү инициативасын “Шәфкатьлелек” балалар ордены рәисе Зөһрә Лезина тәкъдим итә һәм ул район хакимияте тарафыннан хуплана.
9 декабрьдә Лаешның Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга куелган мемориалга веноклар кую булды. Ул рәсми Ватан геройлары көненә багышланды. Геройлар арасында безнең якташларыбыз да бар: Петр Наумов, Александр Сергеев, Иван Матвеев, Алексей Малышев, Степан Козлов, Каюм Җаббаров.
Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тернәкләндерүнең яңа ысулы – коляскалар белән бию кертелә.

10
декабрь, 2013 ел
сишәмбе

“Камская новь”-“Кама ягы” газетасы редакциясе “Минем бала чагым Яңа елы” конкурсын игълан итә.

Үткәрү вакыты – 2013 елның 11 декабреннән 2014 елның 15 гыйнварына кадәр.

Катнашучылар – яше чикләнмәгән.

Санаторий-курорт карталарын ничек дөрес тутырырга, бассейнга йөрү өчен белешмә артыннан кемгә мөрәҗәгать итәргә, коляскалы яшь кеше яши торган урамда юлны ремонтлап буламы – җомга көнне социаль хезмәтләр вәкилләре белән очрашуга килгән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр бу һәм башка күп кенә сорауларга җавап алдылар.  

3
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Узган дүшәмбедә балыкка барган 29 яшьлек Дятлово кешесе чак кына гомереннән колак какмаган.
Узган җомгада легенда-кеше, искиткеч кеше – Михаил Иванович Романычевка 90 яшь тулды. Бөек Ватан сугышында катнашкан, Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, чирек гасыр дәвамында район һәм республиканың алдынгы хуҗалыкларының алыштыргысыз җитәкчесе – ул бүгендә сафта. Яшьләр, авыл хезмәткәрләре белән еш очраша һәм  бай тормыш тәҗрибәсен алар белән уртаклаша.
Бүген Халыкара инвалидлар көне
Лаешның тернәкләндерү үзәгендә чукрак балалар белән ишарәләр ярдәмендә аралашу практикасы кулланыла.

28
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Район мәдәният йортының иң актив иҗат клубларының берсе – шикәр авыруы белән авыручыларны берләштергән “Диетон” клубы шушы көннәрдә 10 еллык юбилеен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International