ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Казанда республика күләмендә үткәрелгән “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” бәйгесенә йомгак ясалды. Тантанада ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов мәктәпкәчә яшьтәге балаларны ике дәүләт телендә камил сөйләшергә өйрәтүдәге уңышлары өчен Габишевоның “Одуванчик” балалар бакчасы тәрбиячесе Макеева Евгения Ивановнага грант тапшырды. 
Узган атнада авыл хуҗалыгы оешмалары печән әзерләргә керештеләр. Киләсе кышлату чорына печәнне 13 мең тонна әзерләү күз алдында тотыла

10
июнь, 2013 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия ФИХ директоры Александр Бортников Татарстанның Лаеш районында Сабантуй бәйрәмендә катнаштылар

22
май, 2013 ел
чәршәмбе
Атабай авылы «Бибинур» фольклор ансамбле коллективы 21 нче май  көнне Изге Болгар җирендә булып кайтты.  Бу сәяхәт һәрбер кешегә күңел көрлеге, җанга сихәт көч бирде. Ислам динен кабул иткән көнгә дә туры килгәч, якты  истәлекләр рух кутәренкелеге бирде.

17
май, 2013 ел
җомга
Комлы Ковалидагы "Дуслык" спорт-ял үзәгендә үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннарның Җиңүнең 68 еллыгына багышланган "В песне – моя жизнь" беренче район фестивале булды. Фестиваль район башлыгы Михаил Афанасьев ярдәмендә үтте. Аны оештыруда хезмәт, мәшгульлек үзәге һәм социаль яклау бүлеге, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге һәм башкалар катнашты

15
май, 2013 ел
чәршәмбе
Үсемлекләрне тукландыру, дым каплау, культивацияләү һәм чәчү – менә бу көннәрдә булачак уңыш язмышын билгеләгән эшләрнең тулы булмаган исемлеге

14
май, 2013 ел
сишәмбе

Үткән атнада Лаешның 2 нче мәктәбе яныннан үтүче лаешлылар гадәти булмаган күренешкә тап булдылар. Юл читендә кулларына плакатлар күтәргән укучылар төркеме. Куллары һәм башлары бинт белән бәйләнгән, култык таяклары белән, алар шактый "матур". "Менә мин ахмак җәяүле, юлны үтү урынына бармадым", "Мин машинага тотындым һәм хастаханәгә эләктем" – шушы һәм башка күңелсез юллар җәяүлеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен сакларга өнди. Үтеп баручылар тукталдылар, кызыксынып мәктәп  балаларын карадылар һәм плакатларны укыдылар.


7
май, 2013 ел
сишәмбе
Җиңү Бәйрәме алдыннан Державино авыл библиотекасында тыл ветераннары өчен кызыклы очрашулар үткәрәләр. Ветераннарны өйгә килеп, җылы һәм назлы сүзләр белән җылытулары аеруча куандыра. 6 май көнне Державино авыл библиотекасы “Ветераннарның хәлен бел” дигән акция оештырып җибәрделәр

30
апрель, 2013 ел
сишәмбе
Квартирының өстәленә пычрак сыланган, идәнендә чүп-чар аунап ята, чүлмәкләрдә тузанлы гөлләр кибеп утыра икән, кемгә күңелле булыр? Шуңа охшаш күренешне авылларда һәм район үзәгендә күрергә була, чөнки кар эрегәч “Язгы стрит-натюрморт” дип аталучы картина ачылды.

26
апрель, 2013 ел
җомга
4 апрель көнне Атабай урта мәктәбе укучылары  белән, «Парламент дәресләре» кысаларында, җирле үзидарә депутатларының очрашуы булды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International