ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Россия Федерациясе Урман кодексында билгеләнгән урман декларацияләрен һәм хисаплар кабул итү эше башланды.

Татарстан Республикасы һәм тулаем Россиянең инновацион потенциалы гаять зур резервларга ия, ә «Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея» конкурсы бүгенге кризис вакытында да кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды» коммерцияле булмаган оешмасының Күзәтчелек советының киңәйтелгән утырышында белдерде. Чара «Корстон» комплексы мәйданчыгында узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.


10
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Лаешта «АПК предприятиеләренең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча дәресләр башланды. Агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтының әйдәүче белгечләре безнең авыл хуҗалыгы белгечләре өчен квалификация күтәрү курслары уздырачаклар.

 

.Татарстан Прокуратурасы баланы балалар бакчасыннан алу хокукына ия булган кешеләрне искә төшерә.

Ике атна эчендә covid-19 мәсьәләләре буенча халык консультациясе өчен яңартылган кайнар линия эше барышында контакт-үзәккә татарстанлылардан 15 329 шалтырату килгән.

Көн саен операторлар республика халкыннан 1000гә якын мөрәҗәгать эшкәртә. Шул ук вакытта контакт-үзәк 4 декабрьдә – 1 447 шалтырату кабул итте. Уртача көтү вакыты 25 секундтан артмый, ә сөйләшүнең уртача озынлыгы 2 минутка кадәр тәшкил итә.

Бүген Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов агросәнәгать тармагын техник модернизацияләү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Чарада Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Коронавирус пандемиясенә бәйле барлык кыенлыкларга карамастан, Татарстан җитәкчелеге инвесторларга һәм бизнес-берләшмәләргә ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвесторлар клубы утырышында хәбәр итте.


9
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Лаеш районы прокуратурасы

"Мин сезгә коррупциягә каршы тору эшенә битараф булмаган мөнәсәбәтегез һәм конкурста актив катнашуыгыз өчен рәхмәтлемен, - дип билгеләп үтте башлык. - Сез активлык һәм намуслылык юлдашлары итеп сайлавыгызга, конкурста катнашуыгыз шуның турында сөйли". Илдус Зарипов балаларга укуларында җиңеллек, сәламәтлек, иминлек һәм бәхет теләде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев Казанның Арча зиратында Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецовның каберенә чәчәкләр салдылар.Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Борис Кузнецовның якыннары һәм туганнары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International