ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Конкурс 7-10 яшьлек мәктәп укучылары арасында игълан ителә.  Чараны «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ – Татарстанның көнбатыш зонасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы оештыра. Төп максаты – яшь буын игътибарын калдыкларны аерым җыюга һәм дөрес итеп сортларга аеру мәсьәләләренә җәлеп итү.

Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин авыл җирендә торак сатып алу яки төзү өчен ташламалы ипотека программасы шартларында үзгәрешләр турында карар имзалады. «Авыл ипотекасы» программасы быелдан эшли башлады. 

2021 елда «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанда 2 290 урынга исәпләнгән 13 яңа балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Әлеге чараларга каралган финанслау күләме 2,9 млрд. сум тәшкил итә, шуның 1,5 млрд.сумы − федераль бюджет акчалары. Бу хакта төбәк Икътисад министрлыгында хәбәр иттеләр.

Россиякүләм экологик диктант   https://экодиктант.рус/порталында «ЭКОдәресләр» бүлеге ачылган. Бу бүлектә калдыкларны аерым җыю һәм эшкәртү, су ресурсларын саклау, урманнарда янгын куркынычсызлыгы, юкка чыккан хайваннар һәм үсемлек төрләрен яклау мәсьәләләре буенча диктантка әзерлек өчен файдалы һәм танып-белү материаллары урнаштырылган.


9
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстанда "торакта куркынычсызлык айлыгы" дигән профилактик чара уза. Лаеш районында аның кысаларында профилактик төркемнәр оештырылды, алар халыкка янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләре турында мәгълүмат бирәчәкләр.

Әлеге профилактик акция торакларда янгыннарны һәм аларда кешеләрнең үлүен кисәтүгә, шулай ук халыкның көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә юнәлдерелгән.

Салкынча көзге иртә шәһәрлеләрне ярминкәгә чыгудан туктатып кала алмады. Күпләр өчен шимбә көнне ярминкәгә чыгу берничә буынны берләштерә торган  күркәм гаилә традициясенә әверелеп бара. Олырак яшьтәге балалар ярминкәгә өлкән яшьтәге әти-әниләрен алып киләләр, сатып алган продуктларны алып кайтырга булышалар, бәяләрне күреп, үзләре дә кирәкле әйберләрне җыеп китәләр.

Татарстан Республикасында 2020 елның 9-18 ноябрендә Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көненә – 14 ноябрьгә туры китерелгән шикәр диабетын профилактикалау буенча тематик ункөнлек уза.

Хезмәтне саклау өлкәсендә Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белгечләре ел башланганнан бирле 1 мең 205 тикшерү үткәргән. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 5 млн. 538 мең сумлык 128 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар тарафыннан 1 мең 443 оешма – ҮҖО әгъзалары тикшерелгән. Дәүләт программалары кысаларында төзелә торган объектларда ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе тарафыннан ел башыннан 2 мең 329 тикшерү үткәрелгән. 538 закон бозу очрагы ачыкланган, 497се бетерелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Лаеш районында яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтүгә юнәлдерелгән чараларны үтәү буенча контроль көчәйтелде. ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарында территориаль бүлеге хезмәткәрләре COVID-19 таралу куркынычын саклау шартларында мәгариф учреждениеләре эшенең ничек оештырылуын тикшерде.

Лаеш районы товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча 9 ноябрьдә «кайнар линия» эшли башлавын хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International