ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген “Казан” милли-мәдәни үзәктә Татарстан Республикасының территориаль сайлау комиссияләре җитәкчеләре һәм муниципаль район, шәһәр округларында сайлау процессы өчен җаваплылар белән «Выборы в единый день голосования 18 сентября 2016 года: итоги, проблемы. Задачи и пути совершенствования деятельности избирательных комиссий при проведении выборов Президента Российской Федерации в 2018 году» темасына ТР үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Экзам Гобәйдуллин рәислегендә киңәшмә үтте. Чарада Лаеш районыннан делегация катнашты: башлык – район Советы рәисе урынбасары Татьяна Борһанова, район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров, районның территориаль сайлау комиссиясе рәисе Елена Сюнина һәм ТСК әгъзасы Рунар Хамаев.

Комлы Ковали авылы китапханәсендә балалар китабы атнасы рәсемнәр һәм эшләнмәләр күргәзмәсе белән тәмамлана.
Күргәзмәдә төп роль китапка бирелә, аның буенча эшләнмәләр ясалган. Монда балалар да, өлкәннәр дә А.Волков һәм К.Чуковский китаплары геройлары – Страшила, Железный Дровосек, Тотошка; Мойдодыр, Муха-Цокотуха белән очрашалар. Китап укучыларны Чебурашка, Иван-Царевич угын тоткан Царевна-лягушка һәм башка балалар китаплары геройлары сәламли.
Эшләнмәләр кечкенә китап укучылар тарафыннан да, аларның ярдәмчеләре – әниләре, әтиләре, әбиләре һәм бабалары тарафыннан да башкарылган.
Бөтендөнья туберкулез белән көрәш көне кысаларында 2017 елның 29 мартында Ташкирмән мәктәбенең беренче һәм икенче сыйныф укучылары өчен аларда гигиена күнекмәләре формалаштыру максатыннан Воронова Ирина Петровна тарафыннан сыйныф сәгате үткәрелде.
Чара азагында укучылар ак ромашка – туберкулез белән көрәш, сәламәт сулыш символы ясадылар.

Ташкирмән мәктәбенең 7 сыйныф укучылары һәйкәл янындагы территорияне кардан чистартырга ярдәм иттеләр. Балалар үзләренең сыйныф җитәкчеләре Сидорова Ирина Васильевна җитәкчелегендә дус һәм тату эшләделәр.

29 мартта А.П.Малышев исемендәге “Отечество” клубы тәрбияләнүчеләре самбо буенча К.И.Сәйфуллинов исемендәге ачык турнирда катнаштылар. Ул Казан шәһәренең “Ракета” балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә булды. Анда Столбище авылыннан Иван Романов үз авырлык категориясендә 1 урын алды.  

29 мартта Түбән Камада “Бердәм Россия” депутатлар берләшмәсенең республика координация советының гомуми җыелышы үтте. Анда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов җитәкчелегендә Казаннан һәм республика районнарыннан берничә дистә депутат килде. Чарада шулай ук Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова катнашты. Исегезгә төшерәбез, ул район Советы депутаты.


29
март, 2017 ел
чәршәмбе

Балалар һәм яшьләр китабы атнасы кысаларында Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Лаешның 2нче мәктәбе 3 сыйныф укучылары өчен К.И.Чуковский тууның 135 еллыгына багышланган  «В гостях у дедушки Корнея» квест-уены үткәрделәр. Китапханә фойесында балаларны Мойдодыр һәм Муха-Цокотуха – язучының шул исемдәге әкиятләре геройлары “каршылады”. Чара кысаларында балалар «Великан по имени Чукоша»,  «Именины Мухи-Цокотухи», «Айболит и все-все-все», «Мойдодыр», «Сказки дедушки Корнея» һәм башка станцияләр буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Әлеге сәяхәт дәвамында алар язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, мультимедиа викторина сорауларына җавап бирделәр һәм язучы әкиятләре буенча биремнәр үтәделәр. Мәсәлән, «Айболит и все-все-все» станциясендә балаларны шул исемдәге әкиятнең төп герое каршылады һәм алар белән уен үткәреп, тасвирлау буенча геройларны танырга тәкъдим итте. Һәр дөрес җавап өчен балаларга жетоннар таратылды. Чара азагында жетоннарны күп җыйган балалар «Лучшему Чуковсковеду» медальләре белән бүләкләнде. «Сказки дедушки Корнея» балалар иҗаты конкурсы җиңүчеләре дипломнар белән бүләкләнде.


28
март, 2017 ел
сишәмбе

“ТРның аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы “ТРның авыл яшьләре” программасын тормышка ашыру кысаларында теләге булганнарны 14 апрельдән 16сына кадәр яшь эшмәкәр (яңа эш башлаучы фермер)  мәктәбенә чакыра. Анда авыл җирендә яшәүче һәм үз бизнесын башларга теләүче 18-35 яшьлек яшь кешеләр, 1 елдан азрак эшләүче крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары катнаша ала. Укыту бушлай. Гаризалар 2-49-27 телефоны аша кабул ителә.

Татарстан китап нәшриятыннан Татарстан тарихы, татар телен рус һәм татар телләрендә өйрәнү буенча әдәбият кайтты. Шулай ук М.Җәлил, Г.Исхакый, В.Имамов, В.Лаврищко, А.Мушинский, М.Кәбиров һәм Татарстанның башка язучылары басмалары.
Яшь укучылар өчен Р.Вәлиева, Р.Шәехова, С.Сәүбанова әсәрләре, өлкәннәр һәм балалар уку өчен дидактик материаллар. Шулай ук татар телендә башка иллюстрацияле басмалар.
Китап сөюче һәм укырга яратучы һәркемне район китапханәсенә килергә чакырабыз!
Рождествено авыл җирлеге башлыгы Сергей Гуцу Рождественода яшәүче тыл хезмәтчәне Самсонова Дарья Григорьевнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады, РФ Президентыннан открытка, район башлыгы Михаил Афанасьевтан открытка һәм акчалата бүләк тапшырды.
Чын күңелдән юбилей белән тәбрик итәбез! Нык сәламәтлек, озын гомер, оптимизм, тормышны сөюне югалтмавын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International