ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 6 апрелендә 10 сәгатьтә Лаеш шәһәре, Чернышевский урамы, 23 йорт адресы буенча “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең Лаеш җирле бүлеге җәмәгать кабул итүендә ТР Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты Михаил Федорович Сыровацкий гражданнар кабул итәчәк. Алдан язылу 8 (843) 78 2- 48-14 телефоны аша.

3 апрельдә Столбищеның "Сказка" балалар бакчасына педагогик тәҗрибә уртаклашу максаты белән Санкт-Петербург шәһәренең Фрунзе районы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары һәм методистлары делегациясе килде. Кунаклар игътибарына мәктәпкәчә яшьтәге баланы төрле яклап үстерүгә юнәлтелгән белем бирү эшчәнлеге фрагментлары тәкъдим ителде.


31
март, 2017 ел
җомга

Лаешта район мәдәният йортында Призывник көне булды. Тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев катнашты. Хәзерге вакытта 2016 елның язында һәм көзендә чакырылган 85 егет көнбатыш чиктән алып Ерак Көнчыгышка кадәр Кораллы көчләрнең барлык төр частьләрендә, милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәтендә хезмәт итә. Аларның кайберләре армияне үзенең һөнәре нигезе буларак сайлый.

 

Комиссия составында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының авылның социаль үсеше буенча урынбасары Марат Җаббаров, игенчелек тармагы үсеше бүлеге начальнигы Виталий Новичков һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Мотыйгуллин бар иде.

 

Балалар туган авыллары белән танышуны дәвам иттеләр – авылда китапханә барлыгын белделәр, аннан укыр өчен китапларны өйгә алырга була; анда китапханәче эшли, ул укучыларны китапханәгә яза, аларга уку өчен китаплар сайларга булыша. Экскурсиянең максаты 31 мартта 135 яшь тулучы Корней Чуковский иҗаты турында белемнәрне ныгыту иде. Ул илебезнең иң яраткан балалар язучыларының берсе. Китапханәче кечкенә укучыларга Корней бабайның авыр балачагы, аның биографиясенең кызыклы очраклары турында, беренче “Крокодил” әкияте язылу тарихы турында сөйләде. Балалар Чуковскийның герое крокодил булган барлык әкиятләрен искә төшерделәр. Алар «Федорино горе» әкиятен зур кызыксыну белән тыңладылар.

Кытай мәкале болай ди«Әгәр синең күңелеңдә бер генә булса да чәчәк атучы ботак калган икән, аңа һәрчак сайрар кош кунар».
Кошлар – безнең балачак дусларыбыз. Һәр елны алар яз алып киләләр. Кошлар – табигатьнең бер өлеше, аларсыз аның матурлыгы тулы булмас иде! Безне еш кына кошларның төрлелеге һәм сайравы сокландыра. Әмма аларның ярдәмгә һәм кайгыртуга мохтаҗ булуы турында бик сирәкләр генә уйлый торгандыр.
30 мартта Лаеш техник-икътисад техникумы базасында ТРның урта һөнәри белем бирүче уку йортлары арасында мини-футбол буенча зона ярышлары узды. Анда Нурлат, Аксубай, Алексеевск, Балык Бистәсе, Спас һәм Лаеш районнарыннан 6 команда катнашты. Судьяларга Камалетдинов Рөстәм Ревгатович җитәкчелек итте. Ярыш нәтиҗәләре буенча Нурлат районы командасы 3 урын алды, Балык Бистәсе – 2 урында, ә 1 урынга Лаеш техник-икътисад техникумы лаек булды.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

30
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының авыл районнары арасында рус шашкасы буенча ярышлар кысасында шимбә көнне, 1 апрельдә Лаеш шәһәренең “Кама” спорт комплексы базасында районның авыл җирлекләре, Лаеш шәһәренең оешмалары һәм предприятиеләре арасында район беренчелеге үткәреләчәк. Команда составында ике кеше (2001 елгыдан яшь булмаган 1 ир кеше, 1 хатын-кыз). Чара 10 да башлана. Барыгызны да катнашырга чакырабыз!

Балалар һәм яшьләр китабы атнасын бәйрәм иткән көннәрдә Рождествено авылы китапханәсе балалар бакчасында  К.И.Чуковскийның 135 еллыгына багышланган "Здравствуй, дедушка Корней!" әдәби-уен программасын үткәрде.
Алып баручы язучының беренче балалар әкиятләре турында, аларның каян килеп чыгуы турында сөйләде.
28 мартта Яр Чаллы шәһәрендә Яр Чаллы институты КФУ базасында балалар һәм яшьләр ММЧларының «Медиапокорение 2017» VIII бөтенроссия фестивале үтте. Анда Лаеш районы мәктәптән тыш эш үзәгеннән Алексей Шастин һәм Зарина Илларионова катнашты. Алар «Будильник» телеканалы (җитәкчесе Ильяс Нияз улы Гыйләҗетдинов) иң яхшы балалар телетапшыруы номинациясендә җиңүче булдылар. Балалар танылган федераль журналистлар Роман Баканов һәм Джулия Искәндәрованың осталык сәгатьләрендә катнаштылар. Медиа директор Эрик Хәйруллин әңгәмәсен тыңлап, “Камаз” матбугат хезмәтенең ничек эшләве белән таныштылар.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International