Яңа “Магнит“ кибете ачылу Лаешта икенче сәүдә үзәге формалашуның дәвамы булды.
Башта мондый үзәк “Универмаг“ - “Универсам“ кибетләре тирәсендә иде. Җәяүлеләр зонасы оештырылганнан соң ул автомобильле сатып алучылар өчен уңайсызга әйләнде. Автомобиль хуҗалары уңайлы машина кую урыны булган җирдә сатып алуны кулай күрәләр. Бу таләпләргә “Атлантида“, “Пятерочка“, ә хәзер инде яңа “Магнит“ та урнашкан автовокзал тирәсендә киңәюче сәүдә үзәге җавап бирә.
Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев яңа сәүдә ноктасы ачылуның өстәмә эш урыннары, бюджетны тулыландыру һәм Татарстан продукциясен сату өчен мәйданчык булуын ассызыклады. Яңа ачылган “Магнит“ кибете ассортиментында 24 җирле җитештерүче товарын сатып алырга мөмкин.
Лаеш техник-икътисад техникумында өстәл теннисы һәм чаңгы ярышлары буенча урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укучыларының III Спартакиадасының зона этабы үтте.
Районның иң эре авыл хуҗалыгы берләшмәләренең берсе “Семиречье“ хезмәткәрләре узган сезонда 16 мең тоннадан артык ашлык, 7,1 мең тоннага якын бәрәңге җитештерделәр.
Хуҗалык терлекчеләре дә “Татарстанныкын сатып ал!“ республика акциясен гамәлгә ашыруга сизелерлек өлеш кертте. Бүгенге көнгә алар 2 мең баштан артык мөгезле эре терлек асрыйлар. Киләчәктә терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыруны агрофирмада савым көтүне яңарту белән бәйлиләр. Бу максат белән 100 баш тана сатып алырга планлаштыралар. Киләчәктә фермаларны реконструкцияләү буенча зур күләмле эш билгеләнгән.
Лаеш ремонтчылары язгы чәчүгә техника торгызу темпларын тизләтәләр.
Беренче апрельгә барлык машина-трактор паркын әзерлек сызыгына куярга кирәк. “Хәерби“, “Урта Девятово“, “Йолдыз“ кебек хуҗалыкларның ремонт звенолары билгеләнгәнне үтәүгә барыннан да якынрак. Бүгенге көнгә торгызылган тырмалар, культиваторлар, чәчкечләр саны буенча алар беренче урында.
2016 елның 19 февралендә 10 нан 12 сәгатькә кадәр Лаеш шәһәре, Космонавтлар урамы, 2 йорт адресы буенча Пенсия фонды идарәсендә Россия Пенсия фондының ТР бүлеге управляющие урынбасары Полякова Елена Петровна шәхсән пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча гражданнар кабул итә. Кабул итүгә язылу 2-58-35 телефоны буенча.
Районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре алда торган язгы кыр эшләре өчен минераль ашламаларның беренче партиясен алдылар.
Җиде хуҗалык республика бюджетыннан алынган субсидияне 176 тонна аммиак селитрасы сатып алуга тоткан. Булдырылган запаслар гектарның уңдырышлылык көчен кискен арттыруны гарантияләми. Шуңа күрә минераль ашламалар туплау буенча төп эшләр алда әле.
Пенсия фонды хәбәр итә.Февраль башыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 4% ка артты.
Лаеш районында, Казан-Оренбург трассасының 37 нче километрында, бик матур урында Егорьевоның “Лето“ ЧҖҖ теплица хуҗалыгы ачылды. Яшел тәмләткечләрне үлчәүче һәм төрүчеләрне предприятие штатына 2016 ел алдыннан җыя башладылар.
Балалар Кыш бабай исемле тылсымчыдан төрле нәрсә сорыйлар. Кемгәдер көчек кирәк, кемдер планшет турында хыяллана. Әмма менә бу, өлкәннәрчә җитди үтенеч, малайны борчыган авыртудан йөрәкне кыса.
Исәнме, Кыш бабай! Минем исемем Денис Зимин. Миңа җиде яшь. Мин беренче сыйныфта укыйм. Минем әнием, әтием, абыйларым һәм дусларым бар. Минем теләгем мондый: мин Аликның савыгуын телим, тагын ноутбуклы буласым килә. Рәхмәт. Алик - минем абыем. Аңа 18 яшь. Аның башында шеш бар. Мин аны бик яратам. Син аны савыктыр, зинһар, һәм миңа ноутбук бүләк ит. Мин бик тәртипле булачакмын. Рәхмәт. Көтәм.
Татарстанлылар күчемсез милеккә хокукларын электрон төстә терки ала