ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Лаеш дзюдочылары Татарстан башкаласындагы ярышларда барлык дәрәҗәдәге медальләрне алдылар.

 


2
февраль, 2016 ел
сишәмбе

Газета укучылар еш кына кулланучылар хокукларына кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Без аларга ТР дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Люция Фәррахованың җавап бирүен үтендек.

 

Яшел Үзәндә үткән татар-башкорт милли көрәше буенча республика турнирында тренерлар Илнур Гарипов һәм Фәрит Гаязов тәрбияләнүчеләре уңышлы чыгыш ясады.

Ярышлар легендар көрәшче, СССРның спорт мастеры Диләр Хәлиловның 70 яшьлегенә багышланган. Аларда республиканың сигез районыннан 150 кеше катнашты. Лаешлы спортчылар үз авырлык категорияләрендә уңышлы төстә алда бардылар.

Хәерби урта мәктәбе укучысы Разил Исхаков икенче урын алды. Габишево мәктәбе укучылары Инсаф Вәлиев, Салават Вәлиев, Михаил Свидетелев бронза призерлар булды.

Иң якын арада элек “Башлангыч дәрәҗә“ программасы буенча укыган пенсионерлар өчен яңадан бушлай компьютер курслары эшли башлаячак.

Махсус алар өчен Пенсия фонды идарәсе Пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге белән берлектә “Уңайлы Интернет“ программасы буенча курсларга тыңлаучылар җыя. Укыту программасы 36 сәгатькә исәпләнгән.


29
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең видеоконференция режимында үткән йомгаклау утырышында составында алкоголь булган продукция базарындагы хәл карап тикшерелде.

 

Районыбызның һәр торак пункты – ул үз кешеләре булган бер кечкенә дәүләт. Җирлек советы һәм башкарма комитеты йөзендә җирле хакимият аларның әһәмиятле проблемаларын хәл итәргә тиеш. Әлеге миссиянең никадәр катлаулы һәм җаваплы булуына без Габишево авыл җирлеге советы  сессиясендә булгач инандык.

 

Узган якшәмбедә Лаеш районына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Республика башлыгы “Идел“ яшьләр үзәгендә универсаль спорт комплексы ачылган Боровое Матюшино поселогында булды.

 

Лаеш районында халык депутатлары сессияләре дәвам итә. 2015 елдагы эшләр турында Пәрәү һәм Державино авыл җирлекләре башлыклары отчет бирде. Державинода отчетны район башлыгы Михаил Афанасьев кабул итте. Пәрәүдә гражданнар җыенында Лаеш районы башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина катнашты.

ЗАГС органнарының күчмә коллегиясендә индикатив мониторинг системасында узган елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды.


28
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 28 гыйнварда, һава температурасы сизелерлек күтәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International