ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген – 25 ноябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк, республиканың кайбер районнарында кар явуы көтелә.


24
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Ул Әниләр көненә багышланган. Тантана район мәдәният йортында 27 ноябрьдә булачак. Лаешлылар һәм шәһәр кунаклары өчен концерт программасы 15 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

Игелек һәм хөрмәт ункөнлегендә район администрациясе хезмәт ветераннары очрашуында район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина безне соңгы биш ел нәтиҗәләре буенча төзелеш, социаль-мәдәни объектлар һәм сәнәгать мәйданчыкларын капиталь ремонтлау буенча президент программаларын гамәлгә ашыру йомгаклары белән таныштырды. Күп нәрсә безгә массакүләм мәгълүмат чаралары аша билгеле иде, әлбәттә. Әмма әлеге барлык үзгәрешләрне үз күзебез белән күрәсе килде. Илгизә Тимершина район буенча экскурсия үткәрергә тәкъдим итте.

Һәм менә беренче авыл – Державино. Узган еллар эчендә  ул танымаслык булып үзгәрде. Яңа мәдәният йорты күтәрелде, алты авыл җирлеге өчен модульле ветеринария пункты һәм төзекләндерелгән торак йортлар төзелде. Асфальт юллар салынды, каты көнкүреш калдыклары өчен бункерлар урнаштырылды.

Маршрут буенча алда – Пәрәү. Авылда халык хезмәт сөючән, шуңа күрә кешеләр мул яши: бу төзекләндерелгән торак йортлардан һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклардан күренеп тора. Пәрәүдә без яңа төзелгән авыл мәдәният йорты, ике автомашина өчен янгынга каршы депо һәм фельдшерлык-акушерлык пунктын күрдек.

Аннан соң безне Каипы буенча экскурсия көтә иде. Һәм без яңадан каралган поселокны күрдек: капиталь ремонтланган мәктәп, янгынга каршы депо, спорт мәйданчыгы һәм хоккей тартмасы, җирле эшмәкәр Илфар Зарипов тарафыннан төзелгән яңа мәчет. Әмма иң төп объект – матурланган күл буенда үсеп чыккан матур беседкалы заманча авыл мәдәният йорты. Шул ук мәйданчыкта “Дорхан“ предприятиесе тарафыннан модуль бина төзелгән. Бу бинада почта һәм ФАП урнашкан.

Без барган көнне Ташкирмәндә капиталь ремонттан соң авыл клубы үз ишекләрен ачты. Ташкирмән һәм Макаровка кешеләре мондый әкияти матур мәдәният сараебыз булыр дип көтмәгәннәр.

-Соңгы вакытта пенсия яше арту турында күп сөйләнә. Ә бүген нинди категория гражданнар пенсияне вакытыннан алдан билгеләү хокукына ия?

 

Лаеш район мәдәният йортының “Диетон“ клубында “Объединимся в борьбе с диабетом“ партия проекты кысаларында шушы көннәрдә районның икенче “Мы вместе“ ДИА-фестивале үтте.

 

Кече күләмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре кыш якынлашып килгән бу көннәрдә тәүлек әйләнәсе эш режимына күчәргә әзерләнәләр.  Районның су объектларында гражданнар иминлеген тәэмин итү максатларында Лаеш һәм Ташкирмән яр буе сызыгында урнашкан ике коткару посты иң якын арада эшли башлаячак. 

 

Сез тулы медицина тикшеренүен күптән үттегезме? Сезнең “Сәламәтлек паспорты“ бармы, ә бәлки сезне нидер борчый, әмма сез җитди хроник авыру барлыгын уйлап карамыйсыздыр. Әлеге сорауларга Лаеш үзәк район хастаханәсендә өлкәннәрне диспансерлаштыру барышында җавап бирәчәкләр.

 

Безнең илдә Полиция участок уполномоченныйлары көне 17 ноябрьдә билгеләп үтелә. Ул чагыштырмача күптән түгел барлыкка килде, гәрчә һөнәр үзе инде озак вакыт гамәлдә булса да.

 


23
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

20 нче ноябрь көнне МБГБУ “Татар Янтыгы төп гомуми белем мәктәбе”нең китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Китап- киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең..." дип  исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде

21 ноябрь авылыбызда “Бал бәйрәме” гөрләп узды. Бәйрәм кичәсендә мәктәп укучылары һәм укытучылары актив  катнашты. “Умартачылык” түгәрәгенә йөрүче укучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырдылар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International