20 ноябрьдә ОБЖ укытучысы Валиуллин Р.Г көзге һәм кышкы айларда боз өстендә үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Класс җитәкчеләре инструктажга кул куйдырдылар
90 нчы еллар башында Лаеш газетасы базасында җаваплы секретарьлар семинары үткәрелде. 80 нче елларда “Кама ягы“ (“Камская новь“) редакциясе КДУның журналистика бүлегенең эксперименталь базасы була. Студентлар җәен группалары белән монда үзләренең беренче практикаларын үтәләр – язалар, үз материалларын бастыралар.
Федераль законнар спиртлы эчемлекләр сату системасына әһәмиятле үзгәрешләр кертә. Сүз, беренче чиратта, алкоголь җитештерү һәм аның әйләнешен дәүләт көйләве турында бара. Ә иң мөһиме закон алкоголь продукциясен куллануны чикләүгә юнәлтелгән, чөнки халыкны контрафакт продукция сатып алудан саклый.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген – 20 ноябрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Лаеш үзәк китапханәсендә танылган язучы, “Жизнь замечательных людей“ сериясе китаплары, күпсанлы хикәяләр һәм романнар авторы, МДУның филология факультеты һәм А.М.Горький исемендәге әдәбият институты укытучысы Алексей Варламов белән очрашу шәһәрнең мәдәни тормышында зур вакыйга булды.
“Кама ягы“ газетасы редакциясе иң яхшы авторлык кар фигурасына яңа ел конкурсы башлану турында игълан итә. Үз скульптураларыгызның фотосурәтләрен редакциягә Ленин урамы, 31 йорт, 1кат адресы буенча китерегез яки novayakama@yandex.ruэлектрон адресына җибәрегез.
Район мәдәният йортында театр сезоны башлана
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, 19 ноябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Төнлә явым-төшем көтелми, көндез исә урыны белән бераз кар явачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Татар моңы» халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының төп этабы башлану турында хәбәр итә.
Кичә “Казан” халыкара аэропортының икенче терминалы янында “Мәскәү-Казан” рейсының Боинг-737 самолеты һәлакәтенең еллыгына багышланган матәм чаралар үтте.