Гуманитар ярдәм җыялар, хәйрия концертлары оештырыла. Бөтен халык берләшкән һәм хәрби хезмәткәрләр өчен кирәкле әйберләр, тукымалар, медикаментлар китерә. Мастерицалар толстовкалар, плащ-палаткалар тегәләр. “Рус күңеле” ансамблендә катнашучылар һәм үзешчән сәнгатьнең яшь активистлары көн саен маскировка челтәрләрен үрә.
Без һәрвакыт планетага ярдәм итәргә әзер булуыбызны, аның ресурсларына һәм табигатенә сак карый алуыбызны күрсәтәбез: чүп-чарны аерым җыю практикасы белән шөгыльләнәбез, су ресурсларын саклыйбыз, автомобильләрдә йөрүдән баш тартырга тырышабыз, агулы көнкүреш химиясеннән баш тартабыз, агачлар утыртабыз, пластикны эшкәртү турында кайгыртабыз.
Росссия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге гражданнарның игътибарын өлкән яшьтәге кешеләргә карата мошенниклык очракларының күзәтелүенә юнәлтә. Мошенниклар пенсионерларга үзләренең кыйммәтле хезмәтләрен көчләп тагу юлы белән пенсияләренең дөрес билгеләнгәнен тикшерергә тәкъдим итә. Ә социаль фонд органнарында бу хезмәт бушлай күрсәтелә.
Әгәр дә сез күптән үз белемнәрегезне тикшерергә һәм үзегезне "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" программасында катнашучы итеп тоярга теләдегез икән, бу сезнең өчен мөмкинлек!
Быел тарих фәненнән имтиханнарга иң зур үзгәрешләр кертеләчәк. Биремнәр санын 19 дан 21 гә кадәр арттырдылар. Моннан тыш, максималь балл 38 дән 42 гә кадәр арткан. Хәзер эшне башкару вакыты 210 минут тәшкил итә.
Ел саен Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан “Татарстан Республикасы иҗат яшьләре академиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә ел саен “Өскә!” республика конкурсы уздырыла.
Коммерция эшчәнлеге алып бармаган оешмаларны дәүләт теркәвенә алу турында карар кабул итү буенча дәүләт хезмәте коммерциягә карамаган оешманың гамәлгә кую документларына үзгәрешләр кертү, Татарстан Республикасы территориясендә коммерциягә карамаган оешмалар турында юридик затларның бердәм дәүләт реестрына кертү хакында Россия Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан бирелә.
ГИМС хезмәткәрләре һәм коткаручылар тәүлек буе эшләү режимына күчә. Бу хакта ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин хәбәр итте.
Илдус Зарипов Лаеш интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә микродулкын миче бүләк итте. Ул олылар тормышына җайлашу процессында кирәк булачак.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге ата-аналарга ана капиталыннан балаларга белем бирү максатында файдалануны тизләтү һәм җайлырак итү өчен республиканың мәгариф оешмалары белән үзара мәгълүмат алмаша. Бүгенгә 29 югары, 99 урта махсус уку йорты, шулай ук 1724 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе белән мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешүләр төзелгән.