Соңгы аралада гражданнарга массакүләм рәвештә «барлык пенсионерларга, янәсе, ашыгыч рәвештә социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә һәм пенсияләрен цифрлы сумга күчермәсеннәр өчен гариза язарга кирәк» дигән хәбәрләр тараталар. Әлеге хәбәрләр ялган, дөреслеккә туры килми.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе юридик затларның бердәм дәүләт реестрына (ЕГРЮЛ) һәм индивидуаль эшкуарларның бердәм дәүләт реестрына (ЕГРИП) икътисадый эшчәнлек төрләре турында белешмәләр кертүгә кагылышлы яңалыклар турында хәбәр итә. Тиешле үзгәрешләр 28.12.2024 № 529-ФЗ Федераль закон белән расланды.
«Транспорт-экспедиция эшчәнлеге турында «Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 140-ФЗ номерлы Федераль закон 2026 елның 1 сентябреннән электрон ташу документларына (ЭПД) мәҗбүри күчүне кертә. Яңалыклар автомобиль, һава һәм тимер юл йөк ташуларына кагылачак.
Электрон пенсия таныклыгы — традицион пластик таныклыкның, белешмә яки пенсия кенәгәсенең заманча цифрлы аналогы ул. Яңа формат пенсионерларга пенсия билгеләнгәнлекне кәгазь документлар күрсәтеп тормыйча гына электрон рәвештә расларга мөмкинлек бирә.
Лаешта ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров 2025 елда ТР «Лаеш урманчылыгы» ДКУ һәм «Лаеш урман хуҗалыгы» ДБУ эшенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә үткәрде. Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Гарифуллин катнашты.
Татарстанда «Нәфис» фондының свода катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән хәйрия акциясенең 5 нче этабы уза. Аның кысаларында һәлак булган сугышчыларның һәм I һәм II төркем инвалидлык белән махсус операциядә катнашучыларның гаиләләре ярдәм алачак. Бу гаиләләрнең һәр әгъзасына берничә айга исәпләнгән Азык-төлек һәм көнкүреш химиясе җыелмасы тапшырылачак.
2026 елның 1 мартыннан бердәм пособие билгеләгәндә алиментны исәпкә алу тәртибендәге үзгәрешләр үз көченә керде. Түләү сорап мөрәҗәгать иткән яки аны озынайтачак гаиләләргә яңа норма кагылачак.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге производствода зыян күргән гражданнарны транспорт чаралары белән тәэмин итүне дәвам итә. 20 февраль көнне 31 татарстанлы яңа автомобиль ачкычлары алды.
Бу — 16 яшьтән 35 яшькәчә яшьләр үзләрен таныту һәм киләчәктә карьера үсеше өчен кыйммәтле тәҗрибә туплау өчен уникаль мөмкинлек.
2026 елдан Россиядә ярдәмнең яңа чарасы — ата-аналар өчен еллык гаилә түләве гамәлгә ашырыла башлаячак. Әлеге түләүне алырга икесе дә рәсми рәвештә эшләүче, 18 яше тулмаган яки уку йортының көндезге бүлегендә укучы 23 яшькә кадәрге ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналар (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр) хокуклы. Шул ук вакытта үзмәшгульләр һәм махсус режимнарда эшләүче шәхси эшмәкәрләр өчен бу түләү каралмаганлыгын аңларга кирәк.