Ана капиталы акчаларыннан ай саен бирелә торган түләүләр алу хокукыннан җан башына кереме Татарстанда бер кешегә исәпләнгән ике яшәү минимумыннан — 26 270 сумнан артмаган 6 155 гаилә файдаланган.
Халыкара балаларны яклау көнендә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге «Рәсем яса, Казан!» коммерцияле булмаган проектын башлап җибәрә һәм ял коннәрендә ачык һавада рәсем дәресләренә чакыра. Дәрескә өлкәннәр генә түгел, балалар да килә ала. Иң кечкенә катнашучы балалар өчен рәсем ясау көннәре җәй буена алып барылачак.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге медицина күрсәткечләре буенча транспорт чараларын кулланучы 388 татарстанлыга ОСАГО полисы бәясен компенсацияләгән.
Күп балалы әниләр картлык буенча иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгарга хокуклы. Бу барыннан да элек 5 һәм аннан да күбрәк бала табып, аларны 8 яшькә җиткәнче тәрбияләгән әниләргә кагыла. Алар пенсиягә 50 яшендә чыга ала. Дүрт һәм өч бала табып үстергән аналарга шулай ук вакытыннан алда — 56 һәм 57 яшьтә пенсия билгеләнә.
Татарстан Социаль фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, республикада кабат мошенникларның телефон аша шалтыратып, исәпкә алынмаган стаж яисә пенсиягә өстәмә түләүләргә кагылышлы мәсьәләләргә ачыклык кертү өчен пенсионерларны Социаль фондка чакыру очраклары теркәлгән.
Татарстанда ел башыннан инвалидлыгы булган 2 985 граждан тернәкләндерүнең техник чараларын (ТСР) һәм протез-ортопедия эшләнмәләрен электрон сертификатлар ярдәмендә сатып алганнар. Бу максатларны тәэмин итүгә Социаль фонд бүлеге 233 миллион сумнан артык акча җибәрде.
Татарстанда электрон хезмәт кенәгәсен (ЭТК) сайлаучылар саны 574,3 мең кешедән артып китте.
Татарстанның 1043 гаиләсе ана капиталын балалар бакчасына түләүгә җибәргән. Мәктәпкәчә программалар буенча укырга акчаны дәүләт сертификаты алган бала туганнан соң ук, ягъни аның өч яшен көтеп тормыйча, җибәрергә мөмкин. Ата-аналар серптификат акчасын кече балага гына түгел, балалар бакчасына йөргән өлкән баланың укуы өчен дә юнәлтә ала.
2023 елда Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге ким дигәндә 37 ел хезмәт стажы туплаган хатын-кызларга һәм кимендә 42 ел эш стажы булган ир-атларга 1500дән артык пенсия билгеләде. Озак еллар стаж туплап эшләгән өчен, алар пенсиягә билгеләнгән пенсия яшеннән ике елга алдарак чыкты.
Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге агымдагы елда инвалид балаларның ата-аналарына өстәмә 12 970 ял көне өчен акча түләгән. Бу максатларны тәэмин итүгә 66,4 миллион сумнан артык акча җибәрелгән.