Татарстан буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җомга көнне, 21 августта бизнес-вебинар үткәрәчәк. Эшкуарларга дәүләт һәм региональ ярдәм чаралары, шулай ук салым түләүләрен һәм иминият взносларын кичектереп тору һәм түләү нечкәлекләре турында сөйләячәкләр.
Бөтенроссия халык санын алу Татарстан территориясендә 2021 елның апрелендә узачак. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде .
Татарстан Икътисад министрлыгы республикада эшсезлек кимиячәк һәм ел нәтиҗәләре буенча 46 мең кешегә кадәр кимиячәк дип көтә. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының 12 нче утырышында ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
Сәрия Сабурская янә ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп сайланды. Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 12 нче утырышында депутатлар әлеге карарны бертавыштан кабул иттеләр.
Бүген Лаеш муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссиянең һәм оператив төркемнең уртак утырышы узды.
Пенсия күләме, стаж дәвамлылыгы, пенсияне китерү көне һәм пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы башка шәхси мәгълүматларны “Код сүз”ен кулланып, контакт-үзәгендәге 2-79-27-27 телефоны аша өйдән чыгып тормыйча гына алырга мөмкин. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарастан Бүлекчәсе хәбәр итә
Татарстан Республикасы пандемия шартларында эшмәкәрлеккә ярдәм итеп 1,7 млрд сум бүлеп биргән. Бу хакта ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте.
Татарстанда яшь комбайнчылар арасында “Хезмәт кешесенә дан” дигән уникенче республика телевизион конкурсы башланды. Конкурсны оештыручылар - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Татарстан» ДТРК.
Күрсәтмә үз эченә термометрияне оештыруны, шулай ук укучылар җыелмасын булдырмас өчен, үткәрү системасы эшен җайга салуны ала.
Республика клиник хастаханәсе каршында вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпитале дүрт ай эшләгәннән соң ябылды.