Бүген Татарстанда коры һәм салкын һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Лаеш районының Усад авылында 500 урынга исәпләнгән яңа мәктәп төзелә. Эш барышы белән бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов танышты. Төзелешне 2021 елның 1 мартына тәмамлау планлаштырыла. Укучылар өчен мәктәп 2021-2022 уку елында ишекләрен ачачак.
Бүген Лаеш районы Советында Илдус Зарипов гражданнарны шәхси кабул итте. Аерым алганда, җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүгә, авыл хуҗалыгын, шәхси хуҗалыкларны үстерүгә, кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Район территорияләрен төзекләндерү мәсьәләләрендә хезмәттәшлек итү буенча тәкъдимнәр каралды.
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүенә актив әзерлек алып бара. Ул 1 июльдә узачак. Бу хакта Указга кичә Владимир Путин кул куйды. Тавыш бирү катлаулы эпидемиологик хәл шартларында узачак һәм коронавирус инфекциясе таралуга бәйле хәвеф-хәтәрләрне профилактикалау буенча моңарчы күрелмәгән чаралар белән бергә алып барылачак, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе.
InnoSTage аналитиклары Татарстанда кертелгән чараларның нәтиҗәлелеген анализлау нигезендә CAVID-19 таратуның яңа математик модельләрен формалаштырдылар. Экспертлар мәгълүматларына караганда, 2020 елның 1 июненә ТРда коронавирус таралуның иң кызган чагы узачак.
ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Җәй» республика үзәге балалар ялын оештыру буенча кайнар линия эшли башлады, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
2 июньдә республика һәм аның башкаласы территориясендә аязучан болытлы һава көтелә. Татарстанда урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Бүген-җәйнең беренче көне. Бу көн Халыкара балаларны яклау көненә һәм Җирдә тынычлыкны саклауга багышланган. Бу шатлыклы зур бәйрәмнең һәр көне кызыклы һәм якты, матур китап бите буларак ачылачак.
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, бүген 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге 435 700 бала 10 мең сум күләмендә акча алган.
Беренче көнгә түләнгән гомуми сумма 4 млрд. 35 7 млн. сум тәшкил иткән.
Агымдагы елның гыйнварыннан башлап Татарстанда эшләүче 161200 кеше хезмәт кенәгәләрен нинди формада алып барырга кирәклеген хәл иттеләр. Аларның 82 проценты хезмәт кенәгәсен кагәзь вариантта алып баруны сайлады, бары 18 проценты гына электрон вариантка өстенлек бирде. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.