ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанга "Путин" түләүләренә 8,5 млрд. сум бүлеп бирелгән. Бу хакта Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пәнҗешәмбе, 28 майда, Татарстанда аз болытлы һава көтелә. Синоптиклар явым-төшемне фаразламый.

Татарстан Хөкүмәте шәхси ярдәмче хуҗалыкта үстерелгән яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне сатканда алынган чиста керем нормативын билгеләде. Карар хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.


27
май, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Лаеш үзәк район хастаханәсендә миллион сумлык Сертификат тапшырдылар. Covid-19га каршы көрәш шартларында "КОМОС ГРУПП" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Андрей Шутов хәйрия ярдәме күрсәтте. Акчалар кирәкле медицина җиһазлары һәм материаллар сатып алуга тотылачак.

Россиядә китапханәчеләр көнен 1995 елның 27 маенда билгеләп үтә. Президент Указы датаны дәүләтнең истәлекле вакыйгалары исемлегендә беркетте.

Барлык китаплар да ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан кертелде һәм рәсми логотип астында тиражга чыкты.

Татарстанның 16 районы әче туфракны известьлауга керештеләр. Бу аграрийларга югары уңыш алырга ярдәм итәчәк. Исегезгә төшерәбез, әче туфраклар-,безнең төбәк үзенчәлеге һәм яхшы уңыш алуның төп лимитлаучы факторы. Аларга минераль ашламалар файда бирми. Иң элек туфракны известьлау зарур.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы товар җитештерүчеләргә дәүләт ярдәме чараларын алу өчен, 2020 елның 1 июненә кадәр уңыш өчен кимендә 35 кг д. в./га җыелуны документаль рәвештә расларга кирәк, бу субсидия алу өчен үтәлергә тиешле минималь әһәмияткә ия.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, авыл хуҗалыгын үстерүнең заманча тенденцияләре үсемлекләрне корткычлардан, авырулардан һәм чүп үләннәреннән интеграцияләнгән яклау чаралары югары уңыш алуда зур әһәмияткә ия.

Хөрмәтле Лаеш районы халкы! Сезне чын күңелдән республикабызның бер гасырлык юбилее белән котлыйм! Нәкъ йөз ел элек Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советы Декреты итеп автоном Татар Социалистик Республикасы игълан ителә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International