ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

26 апрельдә Державино авылы китапханәсе мәктәп белән берлектә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган туган тел һәм шигърият көне уздырдылар. Китапханәче А.Шәвәлиева шагыйрьнең тормышы турында сөйләде, Тукайның әкиятләрендә нигезләнгән әдәби викторина оештырды. Балалар шигырьләр укыды, Тукайның әсәрләрен сәхнәләштерде. Алар аеруча аның “Шүрәле” әкиятен мөкиббән китеп карадылар.

26 апрельдә “Музейлар язы” акциясе кысаларында КАРАВОН тарихы музеенда традицион булган БАРОК исемле хатын-кыз зиннәтле әйберен ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Никольское авылы клубы мөдире Галина Германова җитәкчелегендә балалар һәм өлкәннәр бисердан зиннәтле әйберләр ясады, шул вакытта “На горе-горе”, “Как по синему морю” җырларын башкардылар.

26 апрельдә мәктәптә сөекле шагыйребез Г. Тукайның тууына 130 ел булуга багышланган әдәби- музыкаль кичә үткәрелде. Кичә шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру, шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Башлангыч сыйныф укучылары Тукай әсәрләрен сәхнәләштереп тә күрсәттеләр. Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зиганшина Г. Н. әзерләде.

Габдулла Тукайның туган көнендә Нармонка авылы клубында китапханә белән берлектә бәйрәм чарасы үткәрелде. Балалар шагыйрьнең биографисе белән танышты, аның шигырьләрен укыдылар, табышмаклар чиштеләр, викториналарда актив катнаштылар. Ахырда барысы да кушылып, “И туган тел” җырын башкардылар. Чара табын алдында тәмамланды.

26 апрельдә Яр Чаллыда “Серле сандык” исемле әдәби уку буенча милли иҗади төбәк фестивале узды. Анда Кече Елга авыл клубындагы милли театр режиссеры Равилә Вәлиуллина кулы астында шөгыльләнүче “Әдәби сүз” түгәрәгенә йөрүчеләр чыгыш ясады. Аларның чыгышларын жюри югары бәяләде. Һәр катнашучы үз төрле номинацияләрдә җиңүгә иреште һәм фестивальнең соңгы этабына чакыру алды.


26
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел булу уңаеннан “Алтын көз” социаль ярдәм күрсәтү комплекс үзәгендә тәрбияләнүче Роза Габдулла кызы Хәсәнова Державино урта мәктәбе укучыларын үзенә кунакка чакырып, шигърият бәйрәме оештырды. Укучылар Габдулла Тукайның шигырьләрен һәм әкиятләрен укыды, ә Роза Гадбулловна үзе иҗат иткән шигырьләрне сөйләде.

 


25
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

19-22 апрельдә Казанда Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган  VI Халыкара конкурс узды. Анда районда 1нче урынны алган балалар чыгыш ясады.. 2 этаптан торган сайлап алу турларында 460 кеше катнашты. Шуларның 30ы гына финалга үтеп,  гала-концертта катнашты.  .


22
апрель, 2016 ел
җомга

“Музей язы – 2016” акциясе кысаларында Г.Р.Державин исемендәге Лаеш крае музеенда Лаеш районында туган сәнгать эшлеклеләренә багышланган “Тормышта без барыбыз да шагыйрьләр һәм актерлар!” чарасы узды. Анда театр. Кино һәм мультипликация үсеше этаплары ачыкланды.

Хөрмәтле дуслар! Барыгызны да Бөек ватан сугышы тәмамлануга 71 ел уңаеннан уздырылачак “Җиңү юлы” дигән велопробегта катнашырга чакырабыз! 24 апрельдә 11:00 дә Лаеш шәһәрендәге Җиңү паркында сезне көтеп калабыз. Хәбәрләшү өчен телефон: 8 (84378) 2-49-27

Шундый исем астында «Алтын көз” дигән гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге комплекс үзәгендә Язгы мәрхәмәтлелек атнасы акциясе кысаларында күңелле стартлар булды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International