ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Чираттагы сессиягә депутатлар 19 февральдә Комлы Ковалида җыелачаклар.

Алар 2015 елга йомгак ясаячаклар һәм киләчәккә планнар билгеләячәкләр. Сессия эше 11 сәгатьтә башлана. Үткәрү урыны – “Дружба“ спорт-ял үзәге.


16
февраль, 2016 ел
сишәмбе

Комлы Ковали мәктәбе укучыларының бердәм яшь чаңгычылар командасы Лаеш шәһәрендә “Россия чаңгы юллары“нда актив катнашты. Кояшлы көн һәм яхшы кәеф яхшы спорт нәтиҗәләренә ирешергә ярдәм итте. 

Державино почта элемтәсе бүлекчәсе хат ташучысы Роза Миңнуллинага “Татарстан Республикасының танылган мәгълүматлаштыру һәм  элемтә хезмәткәре“ исеме бирелде.

Лаеш районы элемтә узелында Роза Минһаҗ кызы 1984 елдан эшли

Бу көннәрдә район мәдәният йортында “Мое далекое детство“ концерты - искә алу кичәсе үтте. Матур концерт программасының инициаторы – хезмәт ветераны Вера Баннова. Ул талантлы лаешлыларның искиткеч иҗади коллективын җыйган.

 

Әфганстан территориясеннән соңгы совет солдаты чыгу хөрмәтенә Россиядә 15 февраль көнне Интернационалист сугышчыларны искә алу көне үткәрелә. Әфган сугышына ТАССРның Лаеш районы хәрби комиссариаты тарафыннан 133 кеше чакырылган, аларның 19ы орден һәм медальләр белән бүләкләнгән.

Лаешлы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм эшкәртүчеләре үз өлешләрен кертә торган сезонлы ярминкәләр җирле продукциянең киштәләрдә озак ятмавын чираттагы мәртәбә күрсәтте.

Лаеш шәһәре башкарма комитетының отчет сессиясендә район үзәгенең киләчәктәге үсеше турында сүз барды.

Узган атнаның җомгасында Олы Кабанның “Снайперлар” командасы Габишево бистәсендәге мәдәни-спорт үзәгендә узган “Чакыру-2016” район яшьләр фестивалендә катнашып, үзләренең эчкерсез юморлары белән, артистлык осталыкларын күрсәтеп, жюри мәхәббәтен яулады һәм почетлы 3 урынны яулады. Афәрин, егетләр һәм кызлар!

Ташкирмән гомумбелем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары, үзләренең сыйныф җитәкчеләре Корчагина Е.Р карамагында, 23 февральгә багышлап төрле эшләнмәләр конкурсы оештырдылар. Шулай итеп балалар үзләренең әтиләренә Ватанны саклаучылар көненә бүләкләр әзерләделәр.

12 февральдә “Ел укытучысы-2016” муниципаль конкурсының актык этабы узды. Безнең мәктәпнең данын музыка укытучысы Гришина Мария Валерҗевна яклады. Педагог яхшы мастер-класс күрсәтеп, жюри әгъзаларыннан югары бәягә лаек булды. Конкурсның ике көне нәтиҗәләре нигезендә, Мария Валерҗевна 2 урынны яулады һәм хәзер ул районыбыз данын зона этабында якларга әзерләнә. Котлыйбыз һәм уңышлар телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International