ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2016 ел
сишәмбе

 

Гашыйклар көнендә Лаеш районының Граңданлык актларын теркәү бүлегендә яшь пар - Артем һәм Лилия теркәлде. Бүлек хезмәткәре аларны гаилә корып җибәрүләре белән котлады, яшьләргә уңышлар, иксез-чиксез мәхәббәт, бәхет һәм шатлык теләп, йөрәк формасында шәм белән фоторамка бүләк итте. Әлеге фоторамкада Артем белән Лилия үзләренең беренче гаилә фотоларын куячак.


15
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен булган Лаеш реабилитация үзәгендә бөек татар шагыйренең тууына 110 ел уңаеннан “шагыйрь-батыр Муса Җәлилнең тормыш көндәлегеннән өзекләр” исеме астында чара узды. Балалар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында чыгышлар тыңладылар, татар һәм рус телләрендә шигырьләр сөйләделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, нәни Муса уйнаган балалар уеннарында катнаштылар, татар композиторларының әсәрләрен тыңладылар.

 

  Лаеш районындагы Габишево бистәсендә Изге Вәли көнендә каток ачылды. Шунысын да әйтергә кирәк, авыл халкы өчен мөһим булган вакыйга илкүләм “Россия чаңгы юллары-2016” эстафетасына туры килде. Габишевоның мәдәни-спорт үзәге янында хоккей тармасы гына түгел, тимераяк ярышы спорты белән шөгыльләнү өчен мәйданчык та эшли башлады.


12
февраль, 2016 ел
җомга

Лаешта Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Марат Гафаров җитәкчелегендә “Хезмәт куркынычсызлыгында Координация советларының роле һәм муниципаль берәмлекләрдә хезмәт шартларына махсус тикшерү уздыруда идарәчелек карарлары куллану” темасына семинар узды. Чарада Лаеш, Чистай, Балык Бистәсе, Питрәч һәм Алексеевск районнарыннан вәкилләр катнашты.

15 нче февраль - соңгы совет солдатының Әфганстан чигеннән атлап чыккан көн. 2016 елның 15 февралендә Әфганстан җирләреннән совет солдатлары чыгарылганга  27 ел


11
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

 

Сезне традициягә әйләнгән “Лыжня России-2016” исеме астындагы чаңгы ярышларында катнашырга чакырабыз. Чара “ТАИФ” ягулык станциясе каршында урнашкан җирдә узачак. Катнашучыларны теркәү 10.00 дә, Ә ярышлар үзе 11.00 дә башлана. Чарада сезне музыкаль һәм күңел ачу программасы көтә, кайнар чәй һәм тәмле камыр ризыклары белән дә сыйлау каралган. Барлык халыкны спорт бәйрәмендә катнашырга чакырабыз.

 

 

Пенсияләргә кагылышлы кануннардагы үзгәрешләр нигезендә 2016 елдан иминият пенсияләре эшләмәүче пенсионерларныкы гына күтәрелә. 2016 елның 1 февраленнән 2015 елның 30 сентябренә булган вакытта эшләмәгән кешеләрнең иминият пенсияләре 4% ка артты

10 февральдә Столбище мәктәбенең 9 сыйныф укучылары Казанда узган “Мәгариф” күргәзмәсендә булдылар. Павильоннарда Татарстанның гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендәге иң яхшы югары уку йортлары һәм көллиятләре тәкъдим ителде. Үсмерләр эшче һөнәрләре буенча мастер-класслар узды, аларга мәгълүмати буклетлар тапшырылды.

Билбаулы көрәш буенча Татарстан беренчелегендә җанатарлар Лаешлы спортчыларны алкышлады. Безнең якташлар өчен җан атарлык та иде.

Базарлы Матак билбаулы көрәш буенча республика үзәге булды: турнирга 22 команда килде. 12-14 яшьлек 170 тән артык үсмерләр һәм кызлар мондый беренче турнирда катнашты.

 

2016 елның 2 февралендәЛаеш районының Гражданлык актларын теркәү бүлеге хәбәр итүенчә, көннең беренче яртысында 5 бала туган. Шуның өчесе малай – Радмир, Әбир, Михаил һәм ике кыз – Валерия белән Нургөл. Бүлек хезмәткәрләре ата-аналарга балалары туу турындагы таныклыклар тапшырды һәм гаилә бәхете белән уңышлар теләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International