“Столбище-Атабай“ автоюлында юл-транспорт һәлакәте килеп чыга, аның нәтиҗәсендә бер машина пассажиры күп санлы тән җәрәхәтләре белән РКБга җибәрелә.
Кышкы каникул көннәрендә Лаешның балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе спортчылары 10-11 яшьлек малайлар һәм кызлар арасында дзюдо буенча “Раштуа-2016“ республика турнирында уңышлы чыгыш ясадылар.
Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең 2015 елда соңгы утырышында кайбер мөһим мәсьәләләр карап тикшерелде.
Докладчылар арасында контроль-исәп палатасы рәисе Николай Федонин, коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Зарина Каюмова һәм башкалар бар. Район прокуроры Дмитрий Белянин районда коррупцияне кисәтү һәм булдырмау буенча прокуратура эшчәнлеге турында һәм ачыкланган коррупцион юнәлештәге җинаятьләр турында сөйләде. Катнашучыларны товарлар кайтаруга муниципаль заказ урнаштыру, муниципаль ихтыяҗлар өчен эшләр башкару һәм хезмәт күрсәтү анализы белән таныштырдылар.
Комиссия әгъзалары 2016 елга эш планын раслады.
Энергетика тармагында намуслы хезмәтләре өчен район башлыгы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:
“Таткабель“ ЧҖҖнең сыйфат контроле бүлеге 5 разрядлы кабель эшләнмәләре контролеры Батталова Динә Морат кызы; “Таткабель“ ЧҖҖ җитештерү цехы смена мастеры Якупов Ринат Фирдәвес улы.
Габишево мәдәни-спорт үзәге белгечләре “Приключения волшебного чемоданчика“ театральләштерелгән балалар тамашасы күрсәттеләр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һава торышының бозылуы турында кисәтү хәбәре таратты.
ICL компаниясе Лаешның “Рябинка“ балалар бакчасы сабыйларына бик яхшы яңа ел бүләге ясады. Аның белем бирү учреждениеләре белән эшләү төркеме хезмәткәрләре Рамил Хөснетдинов һәм Рамил Саттаров балаларга бүләккә аңны үстерүче “Лего“ комплектлары алып килделәр.
Ел башыннан автомобильләргә һәм бензинга, тәмәкегә, нык булмаган алкогольгә акцизлар ставкасы үсте. Шулай ук КоАПка үзгәрешләр һәм башка үзгәрешләр көченә керде.
Быелның мартында Дәүләт Думасы такси турында закон кабул итәргә планлаштыра. Аның буенча легаль булмаган төстә кешеләр йөртүчеләргә штрафларны арттыруны һәм лицензия буенча рәсми эшләүче таксистларга штрафларны биш-алты мәртәбә киметүне күздә тота.
2016 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән яңа № 437-ФЗ законы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафны 50% күләмендә түләүне күздә тота. Карар чыгарылганнан соң 20 көн дәвамында түлисең икән, ташлама ясала. Анда хәзер ике сумма күрсәтелә: ташламаны исәпкә алып һәм аннан башка. Шулай ук “ташлама“ гамәлдә булган вакытның кайчан тәмамлануы да күрсәтелә.
Россия ЮХИДИ шуңа игътибарны юнәлтә: штрафның яртысын түләү өчен 20 көн карарны кулга алган көннән түгел, ә ул чыгарылган көннән санала. Мәсәлән, бозу юл камералары тарафыннан теркәлгән икән, “бәхет хаты“ сезгә килеп җиткәнче “ташламалы“ көннәр саны кими торачак.
Ташлама барлык бозуларга да кагылмый. Мәсәлән, исерек йөртүчеләр яки медицина тикшерүе үтүдән баш тартучылар аңа исәп итә алмый. Шулай ук авария вакытында зыян күрүчеләр булганда да машина йөртүчеләр җаваплылыкка тулысынча тартыла.
Икенче тапкыр тизлекне сәгатенә 40 километрдан күбрәккә арттыручылар, светофорның кызыл утына чыгучылар, каршы як полосасыннан хәрәкәт итүчеләр (шул исәптән бер яклы хәрәкәт юлыннан), теркәлмәгән автомобиль белән идарә итүчеләр дә штрафны тулы күләмдә түләячәк.